Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады 2020

Медицина хезмәткәрләре көне белән!

21 июньдә билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәмнәре белән медицина хезмәткәрләрен район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады.

“Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!

  Медицина хезмәткәрләре көне белән кайнар  котлаулар һәм ихлас теләкләрне кабул итегез.

Сәламәтлек – кешенең иң кадерле байлыгы. Сез, ак халатлы шәфкать ияләре, һәрчак безнең саулыгыбыз сагында торасыз. Табиб, медицина хезмәткәре  профессиясе тулысы белән кешеләргә хезмәт итүгә  багышлана. Кеше туганнан алып бөтен гомере буена сез аны озата барасыз, нәкъ менә сез кешеләргә саулыкларын кайтарырга ярдәм итәсез, яшәү көче, өмет-ышаныч өстисез. Медицина хезмәткәре профессиясе сездән Гиппократ антына тугрылык, тирән һәм бай белемнәр генә түгел, ә чиксез түземлек, ныклык, сизгерлек, кешеләргә игътибарлы булу, аларның хәленә керә, авыру- сызлануларын аңлый белүне дә таләп итә.Үзен медицинага багышлаган кешеләргә яраткан эшенә бирелгәнлек, фидакарьлек, олы җаваплылык хас.

Коронавирус эпидемиясе вакытында медицина  хезмәткәрләренең профессиональ осталыклары һәм асыл кешелек сыйфатлары тагын да калкурак күренде.Бу катлаулы чорда табиблар, шәфкать туташлары, гомумән, медицинада эшләүче һәркем кешеләрнең сәламәтлеген саклау, зәһәр чиргә каршы тору, профилактиканы киңрәк җәелдерү өчен мөмкин булганның барында эшли.

Бездә кешеләргә намус белән хезмәт итүче белемле, тырыш медицина белгечләре күп. Алар район сәламәтлек саклау тармагын үстерүгә үзләреннән бәяләп бетергесез өлеш кертәләр. Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, фидакарь хезмәтегез өчен район җитәкчелеге исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм.

Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, имин тормыш, игелекле хезмәтегездә уңышлар телим!” диелә район башлыгы тәбрикләвендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев