Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады

20 июльдә билгеләп үтеләчәк Корбан бәйрәме белән мөселманнарны район башлыгы Александр Никошин котлады.

“Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Исламның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете белән тәбрик итәм. Бу олы бәйрәм мәрхәмәтлелеккә һәм бер-береңә ихтирамга өнди, гаилә бердәмлегенә хезмәт итә, кешеләрне якынайта, үз-үзеңә ышанычны ныгыта. Корбан гаетендә мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләргә иминлек һәм бәрәкәт, туган йортка һәм илебезгә тынычлык насыйп итүен сорап дога кылалар.
Районыбызда бүген ислам, православие һәм башка традицион дин вәкилләре бер-бере белән дус һәм тату, үзара хөрмәт итешеп, ярдәмләшеп яшиләр. Бу туган җиребезнең киләчәктә дә тотрыклы үсешенә ышаныч тудыра.
Олуг бәйрәм белән тәбрикләп, һәркемгә ныклы сәламәтлек, хезмәт уңышлары, сөенечле имин тормыш телим. Корбан гаете йортыгызга шатлык һәм яктылык, күңелләрегезгә тынычлык, бәхет китерсен”, диелә район башлыгы тәбрикләмәсендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев