Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

4 июньдә билгеләп үтеләчәк Ураза бәйрәме белән мөселманнарны район башлыгы Александр Никошин тәбрикләде.

“Изге Рамазан аеның төгәлләнүен белдерүче  Ураза гаете – исламның төп бәйрәмнәренең берсе. Ул әби-бабаларыбыздан килгән рухи кыйммәтләрне саклау зарурлыгын искәртә, күңел сафлыгына һәм әхлакый камилләшүгә омтылырга, туганнар һәм якыннар турында кайгыртырга, мохтаҗларга, тормышта авыр хәлгә дучар булганнарга ярдәм итәргә, игелекле гамәлләр генә кылып яшәргә өнди.

Бу якты бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә иминлек, шатлык, үзара аңлашу, муллык, мәхәббәт һәм бәхет алып килсен. Ураза гаетенең күркәм традицияләре уртак йортыбызда милләтара һәм динара татулыкның тагын да ныгуына китерсен. Бәйрәм белән котлап, һәркайсыгызга нык сәламәтлек, күңел байлыгы, сөенечле матур тормыш телим”, диелә район башлыгы котлавында.

                                          ***

Мөселманнарны Ураза бәйрәме белән район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев котлады.

“Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Ихлас күңелдән сезне Рамазан гаете белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә илләребезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек, бәхет-сәгадәт насыйп әйләсен. Амин!

Районның барлык мәчетләрендә гает намазы 4 нче июнь көнне иртәнге 6.30 да укылачак. Гает вәгазе 6.00 сәгатьтә башлана”, диелә имам-мөхтәсиб котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев