Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән тәбрикләде

Ураза гаете мөбарәк булсын!

24 майда билгеләп үтеләчәк Ураза бәйрәме белән мөселманнарны район башлыгы Александр Никошин котлады.

“Хөрмәтле райондашлар! Изге  Рамазан ае төгәлләнү һәм якты Ураза бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Исламдагы бу бәйрәм югары рухи һәм әхлакый сыйфатлар чагылышы булып тора. Ураза ае мөселманнарга рухи пакълек һәм камиллек бирде, аларны Аллаһка тагын да якынайтты. Бу айда күп изге гамәлләр кылынды, мохтаҗларга ярдәм күрсәтелде. Әлеге игелекле эшләр алга таба да дәвам итсен. Изге Рамазан аенда тоткан уразаларыгыз кабул булсын!

Районыбыз мөселманнары киләчәктә дә башка традицион дин вәкилләре белән беррәттән тынычлык һәм татулыкны ныгытуга, туган төбәгебезнең үсеше һәм алгарышына үз өлешен кертер, дип ышанам.

Гает белән тәбрикләп, һәркемгә нык сәламәтлек, бәхетле имин тормыш телим. Ураза бәйрәме һәр йортка муллык һәм бәрәкәт алып килсен,

күңелләргә тынычлык иңсен. Аллаһы Тәгалә сезне бәлаләрдән, бәхетсезлекләрдән сакласын, алга өмет-ышанычыгызны ныгытсын”,–дигән сүзләр бар район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев