Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин  мөселманнарны Ураза гаете белән котлады

​​​​​​​15 июньдә билгеләп үтеләчәк Ураза бәйрәме белән мөселманнарны район башлыгы Александр Никошин тәбрик итте.

 

“Хөрмәтле мөселман райондашларыбыз! Сезне ихлас күңелдән ислам динендәге иң мәртәбәле бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаете белән котлыйм. Изге Рамазан ае төгәлләнгәч билгеләп үтелә торган бу зур бәйрәм иң югары рухи кыйммәтләр һәм әхлак нормалары тантанасын гәүдәләндерә. Елның иң озын көннәрендә таң вакытыннан кояш батканга тикле ураза тотып, күркәм гамәлләр кылып, мөселманнар ислам дине кануннарына тугрылыкларын расладылар. Алга таба да иман ныклыгы, изге ният-гамәлләр сезгә юлдаш булсын. Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-сөенечләр, иминлек, татулык алып килсен, киләчәккә өмет-ышанычларны ныгытсын. Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет, бәрәкәтле тормыш телим!”–диелә район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев