Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин православие христианнарын Пасха бәйрәме белән котлады

28 апрельдә билгеләп үтеләчәк Якты Пасха бәйрәме белән районыбызның православие христианнарын район башлыгы Александр Никошин котлады.

“Хөрмәтле райондашлар! Бөек Ураза тәмамлану һәм Иисус Христосның яңадан тууы – Пасха белән ихластан тәбрик итәм. Пасха тормыш тантанасы, буыннарның аерылгысыз бәйләнеше, кешеләрне ярату, аларга хезмәт итү һәм кичерә белү символы булып тора. Йөрәкләрдә мәхәббәт һәм өмет  уятучы бу якты бәйрәм кешеләргә яңарыш һәм рухи бергәлек (духовное возрождение) хисләре бүләк итә, изге гамәлләргә рухландыра. Якты Пасха бәйрәме өйләрегезгә шатлык, иминлек, күңел күтәренкелеге китерсен, рухи көч өстәсен, күркәм эш-гамәлләргә этәргеч бирсен, өмет-ышанычларыгызны ныгытсын. Һәркайсыгызга сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим!”–диелә район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев