Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин район халкын Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады

8 июльдә билгеләп үтеләчәк Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән әлкилеләрне район башлыгы Александр Никошин котлады.

“Гаилә, мәхәббәт, тугрылык, туганнар һәм якыннар турында кайгырту – һәрберебез тормышында төп кыйммәтләр. Нәкъ менә алар кешенең тормышын чын мәгнәсендә бәхетле, мәгънәле итә, авырлык-сынауларны җиңеп чыгарга булыша. Гомер-гомергә гаилә җәмгыятьнең нигезе, мәхәббәт, тугрылык, иртәгәсе көнгә ышаныч чыганагы булды һәм шулай булып кала.

Безнең районда нык, тату гаиләләр бик күп. Озак еллар буе үзара мөнәсәбәтләренең ихласлыгын саклап, күркәм гаилә традицияләренең кадерен белеп яшәгән, акыллы, сәләтле, туган илгә файдалы балалар тәрбияләгән парларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Яшь гаиләләр алардан үрнәк алсыннар иде.

Кадерле дуслар! Өйләрегездә һәрчак тынычлык, үзара хөрмәт һәм аңлашу, мәхәббәт хөкем сөрсен, балаларның шат авазлары яңгырап торсын. Һәммәгезгә нык сәламәтлек, гаилә җылысы, бәхет телим”,- диелә район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев