Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин район халкын һәм кунакларны Сабан туе белән тәбрик итте

.

Район башлыгы Александр Никошин әлкилеләрне һәм кунакларны татар халкының милли бәйрәме белән тәбрик итте.

“Халкыбызның иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе – Сабан туе белән ихластан котлыйм. Сабан туе – милли традицияләрне саклауның күркәм үрнәге һәм халыклар бердәмлегенең үзенчәлекле гәүдәләнеше ул. Бу көнне без авыл уңганнарын, кыр батырларын, районыбызның хезмәт алдынгыларын хөрмәтлибез. Бу бәйрәм төрле яшьтәге, төрле милләт һәм дин кешеләренең  дуслыгын, уртак йортыбызда иминлек һәм теләктәшлекне ныгытуга зур өлеш кертә. Сабан туе быел да киң колач белән, күңелле һәм матур үтәр дип ышанабыз. Райондашларыбыз һәм кунаклар анда үз талантларын күрсәтер, көч һәм җитезлектә ярышыр, ат чабышларын, милли көрәшне карап хозурланыр. Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, иминлек телим. Бәйрәм күңелләрдә озак сакланырлык якты һәм матур тәэсирләргә бай булсын”,–диелә район җитәкчесенең әлкилеләргә мөрәҗәгатендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев