Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин районның 90 еллыгы белән котлый

Кадерле райондашлар! Әлки районы төзелүгә 90 ел тулу белән кайнар котлаулар кабул итегез.

Бу юбилейны без  туган җиребезнең бай тарихи үткәне өчен горурлык, әлкилеләрнең бүгенге уңышлары һәм казанышлары өчен сөенеч, районыбызның бәхетле киләчәгенә өмет һәм ышаныч хисләре белән каршылыйбыз.

Районның икътисадый потенциалы  елдан-ел ныгый, социаль-мәдәни өлкә эзлекле рәвештә үсә. Авылларыбыз  күз алдында үзгәрә, төзекләнә.

Бүген районның барлык торак пунктларына асфальт һәм каты түшәмәле юллар илтә. Менә дигән торак йорлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар төзелә, булганнары ремонтлана. Авыл халкының тормыш шартлары яхшыра, ял итү мөмкинлекләре арта.

Әлкинең  иң зур байлыгы – аның хезмәт сөючән, тырыш, киң күңелле халкы. Районның зур юбилеен билгеләп үткән көннәрдә барлык әлкилеләргә – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, төзүчеләргә, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль яклау, сәүдә хезмәткәрләренә, эшмәкәрләргә – туган ягыбызның үсешенә һәм чәчәк атуына бәяләп бетергесез өлеш кертүләре, туган җирне ихлас яратулары өчен  рәхмәтемне җиткерәм.

Бу көннәрдә район басуларында тулы куәткә урып-җыю эшләре бара. Быел игеннәр аеруча мул булып уңды. Игенчеләребез ашлыкның бөртеген дә югалтмыйча, үзвакытында җыеп алу өчен көнне төнгә ялгап эшлиләр. Киеренке фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәт сезгә, кыр уңганнары!

Бүген без Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә, район хуҗалыгын сугыштан соң торгызган, совет чорында һәм катлаулы үзгәртеп кору елларында туган җиребез үсеше хакына намуслы хезмәт куйган өлкән буын вәкилләренә җылы котлау һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.

Районыбыз яшьләре исә Әлки җиренең күркәм традицияләрен дәвам иттерәләр, укуда һәм хезмәттә, спортта әйбәт нәтиҗәләргә ирешәләр. Төрле тармакларда уңышлы хезмәт итүче, белем алучы егет һәм кызларыбыз – өлкән буын әлкилеләрнең лаеклы дәвамчылары.

Хөрмәтле дуслар! Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, күтәренке бәйрәм кәефе, иминлек һәм муллык, туган җиребез хакына барлык эш-башлангычларыгызда уңышлар телим. Районыбыз үссен, чәчәк атсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев