Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин укытучыларны котлый

Укытучыларыбыз белән горурланыйк

Район башлыгы Александр Никошин барлык педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Безнең кадерле укытучыларыбыз, педагогик хезмәт ветераннары! Без рәхмәт хисе белән сугарылган бәйрәмне билгеләп үтәбез. Һәр кешенең тормышында беренче укытучысы, аны төрле фәннәргә өйрәткән педагоглар бар. Беренче сыйныфта кечкенә укучының сыйныф җитәкчесе аның икенче әнисенә әйләнә. Ул баланы акрынлап фән дөньясына алып керә, язарга, санарга өйрәтә. Зуррак сыйныфларда укытучылар да күбәя, аларның һәркайсы киләчәк кешесенең шәхесен үстерүгә һәм тәрбияләүгә үз өлешен кертә. Педагог хезмәте һич җиңел түгел, чөнки һәр укучының күңеленә ачкыч яратырга, аңа табигать тарафыннан бирелгән сәләтне күрә һәм үстерә белергә кирәк бит. Әмма безнең фидакарь укытучыларыбыз әлеге бурычны тырышлык куеп үти беләләр. Алар эшләрен күңел биреп башкаралар, шәхси вакытларын, көчләрен кызганмый укучыга белем һәм күнекмәләр бирү өчен тарашалар. Моның өчен зур рәхмәт сезгә, кадерле укытучылар!

Һөнәри бәйрәмегез белән кабат котлап, һәркайсыгызга нык сәламәтлек һәм иминлек, хезмәтегездә уңыш һәм тормышыгызда бәхет телим. Сезнең тырышлык нәтиңәсендә һәр укучы югары үрләр яуласын һәм районыбыз горурлыгы булсын иде”, диелә җитәкче котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев