Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин якташларын бәйрәмнәр белән котлый

Алда торган бәйрәмнәр белән әлкилеләрне район башлыгы, муниципаль район советы рәисе Александр Никошин тәбрикләде.

Җитәкченең котлавында мондый сүзләр бар:

“Хөрмәтле райондашлар! Икенче атнада без бөтен Россия белән бергәләп Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәкбез. 6 ноябрьдә республикада яшәүчеләр өчен тагын бер мөһим дата – Татарстан Конституциясе көне. Һәркайсыгызны шушы олы вакыйгалар белән кайнар котлыйм. Аларның икесе дә тарихи мәгънәгә ия һәм  илебез дәүләтчелеге, җәмгыятебезнең бердәмлеге, халык тормышының иминлеге, киләчәгебезнең ышанычлы булуы белән бәйле. Моннан дүрт гасыр элек булган вакыйгалар Ватан бәйсезлеген яклау һәм саклауга күтәрелгән россиялеләрнең батырлыгын, авыр вакытта шәхси мәнфәгатьләрен онытып көрәшергә сәләтле булуын, бердәмлеген һәм ныклыгын кабат раслады, данга күмде.

6 ноябрь исә һәр татарстанлы өчен кадерле, мәгънәле көн: республиканың төп законы – Конституциясе кабул ителү безгә республикабызны төрле яклап үстерү, халыкара абруен ныгыту, биредә яшәүче күпмилләтле халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге бирде. Һәм ул бүген дә безгә хезмәт итә, аның мөмкинлекләренә таянып эшләп, без туган ягыбызны елдан-ел көчлерәк, ныграк, матуррак итәбез бит.

Хөрмәтле райондашлар! Һәрчак шулай бердәм, тырыш, уңган булыйк һәм  тагын да зуррак уңышларга ирешик! Һәркайсыгызга исәнлек-саулык, иминлек, гаилә бәхете, тынычлык телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев