Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы басу батырларын бүләкләде

Бүген район башлыгы Александр Никошин язгы кыр эшләре алдынгыларын Рәхмәт хатлары һәм премияләр белән бүләкләде.

Хуҗалыкларда язгы чәчү эшләре төгәлләнеп килә. Сабан эшләрендә армый-талмый намуслы хезмәт куйган механизаторлар күп бездә. Район җитәкчесе аларның берничәсенә бүләкләр тапшырды.

“Үзәк Әлки” филиалы механизаторы Максим Байков үзенең К-744 тракторы белән 1200 гектарда культивация һәм 700 гектар мәйданда дым каплау үткәргән. Бүген аны хезмәт уңышлары белән Александр Никошин котлады.  “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалы механизаторы Мәүлет Хуҗинга 65 яшь булуга карамастан, ул яшьләрдәй җитез хезмәт куя. Бу язда МТЗ-82 тракторы белән 400 гектардан артык көнбагыш һәм кукуруз чәчкән. “Көньяк Әлки”нең алдынгы механизаторы Азат Әхмәтов исә 1500 гектарда тырмалау, 600 гектарда культивацияләү эшләре башкарырга өлгергән. Алар да район җитәкчесенең мактау һәм бүләкләренә лаек булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев