Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюковка мобиль телефон тапшырды

Ветеранга медаль һәм мобиль телефон тапшырылды

30 августта район башлыгы Александр Никошин һәм Әлки якташлык җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәбиева Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюковны районның 90 еллыгы һәм Республика көне белән тәбрикләделәр.

Җитәкчеләр ветеранның өендә булып хәлләрен белештеләр, бәйрәм котлаулары һәм җылы теләкләр җиткерделәр. Район башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге секретаре Александр Никошин Лев Яковлевичка “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” истәлек медале һәм лимитсыз элемтәле мобиль телефон тапшырды.

“Бердәм Россия” партиясе акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына бүләк ителүче мондый телефоннар ветераннарга гомер буе кәрәзле элемтәдән бушлай файдалану мөмкинлеге бирә. Телефон кнопкалары зур һәм уңайлы. Ашыгыч чакыру  кнопкасы да бар, анда  ветеранның якын туганының яисә кирәкле хезмәтнең номеры кертелә.

Лев Миндрюков мондый зур игътибар һәм кайгырту өчен олы рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев