Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Чыршы бәйрәмендә 150 бала катнашты

Район мәдәният йортында сәләтле балалар өчен яңа ел бәйрәме узды.

Чарага уку отличниклары, фән олимпиадаларында һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, мәктәпләрнең иҗтимагый тормышында актив катнашучылар – барлыгы 150 малай һәм кыз чакырылган иде. Аларны якынлашып килүче Яңа ел белән район башлыгы Александр Никошин котлады.

Җитәкче балаларга сәламәтлек, укуларында һәм спортта уңышлар, хыялларының һәрвакыт тормышка ашуын теләде. Александр Никошин балалар югары уку йортларын тәмамлаганнан соң, туган җирләренә районны үстерергә кайтырлар, дигән ышаныч белдерде. Район башлыгы малайларны һәм кызларны каникулларда узачак мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашырга чакырды. Ә балалар, үз чиратында, аңа үз куллары белән ясалган йомшак уенчык, 2021 елның символы – үгез бүләк иттеләр.

Район мәдәният йорты һәм балалар иҗат йорты хезмәткәрләре яшь кунакларны Яңа ел тамашасы белән сөендерделәр. Укучылар әкият дөньясына чумдылар, анда ашарга һәм йокларга яратучы ике тычкан күңелле һәм спортсмен үгез Федяны  сихерләделәр. Ә Убырлы карчык Яңа ел бүләкләре сакланган Леший кызы Шишига машинасының ачкычын урлый. Балалар Кар бабай белән бергә Кыш Бабай һәм Кар кызын ярдәмгә чакырдылар. Нәтиҗәдә, убырлы ачкычны кире кайтарды, Ә үгез Федя, балаларның ничек биюләрен күреп, янә шатлана башлады.

Бәйрәм барысына да бик ошады, малайлар һәм кызлар күңелле итеп җырладылар һәм биеделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев