Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы хастаханәдә дәваланучы балаларны Яңа ел бүләкләре белән сөендерде

Район башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге секретаре Александр Никошин район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегенә килеп, нәни пациентларны Яңа ел белән котлады.

Яңа ел – иң күңелле һәм матур бәйрәмнәрнең берсе. Аны балалар аеруча түземсезлек белән көтеп ала. Бәйрәм алды көннәрендә чирләп китеп хастаханәгә эләккән сабыйлар да чыршы бәйрәме, бүләкләр алу сөенеченнән мәхрүм калырга тиеш түгел, билгеле.  

Бүген Александр Никошин үзәк хастаханәнең балалар бүлегендә булды. Ул биредә дәваланучы сабыйлар, аларның әти-әниләре, медицина хезмәткәрләре белән сөйләште, кечкенә пациентларның хәлләрен белеште, тизрәк терелүләрен теләде. Бүлектә бүген ун бала ята. Бәхеткә, авыр хәлдәгеләр юк. Сабыйлар нигездә салкын тию белән бәйле чирләрдән дәваланалар. “Барлык пациентларыбызның да хәлләре яхшыруга бара. Яңа ел җитәрәк тәмам савыгып өйләренә кайтырлар дип өметләнәбез”,–ди бүлек мөдире Махмуд Ашуров.

Район башлыгы балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырды,  бәйрәм белән котлады, һәркемнең сау-сәламәт булуын теләде.

Хастаханәнең балалар бүлегендә бу көнне чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. Мәдәният хезмәткәрләре Кыш Бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары образларына кереп, коридордагы бизәлгән чыршы янында балалар белән әйлән-бәйлән, төрле уеннар оештырдылар, аларны җырлатып-биетеп күңелләрен ачтылар.

Әлеге чара “Игелек кыл!” җирле партия проекты кысаларында үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев