Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы укытучыларны 5 октябрьдә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

5 октябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара укытучылар көне белән педагогик хезмәткәрләрне, мәгариф ветераннарын район башлыгы Александр Никошин тәбрикләде.

“Хөрмәтле укытучыларыбыз, һәрберебез күңелендә сезнең якты образыгыз гомер буе сак-лана. Мәктәп елларын сагынып искә төшергәндә без яраткан укытучыларыбызны, сыйныф җитәкчеләребезне рәхмәт хисе белән искә алабыз. Чөнки сез, һәр баланы үзегезнекедәй якын күреп, аның киләчәген кайгыртып, белем бирәсез, әйбәт кеше булып үссен, илебезнең лаеклы гражданины булсын дип тәрбиялисез. Үз хезмәтегезгә мөнәсәбәтегез, тырышлык куеп намус белән балалар укытуыгыз белән сез җәмгыятебезнең, Ватаныбызның алдагы көненә нигез саласыз бит.

Хәзерге вакытта укытучы булып эшләү тагын да авыррак һәм җаваплырак. Сездән замана таләпләренә җавап бирерлек осталык, туктаусыз үзгәреп торган вәзгыятьне аңлап, шуңа яраклашып эшли белү сорала. Рәхмәт сезгә, җәмгыять йөкләгән бурычыгызны фидакарь үтисез. Сезгә хөрмәтле укытучыларыбыз, уңышлар, нык исәнлек, иминлек телим”,–диелә әлеге котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев