Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы урак батырларын бүләкләде

Район башлыгы алдынгы комбайнчыларны бүләкләде

Якшәмбе иртәсендә район башлыгы Александр Никошин кырларда булып, урак батырлары – алдынгы комбайнчыларны бүләкләде.

Әлки басуларында бүген 101 комбайнчы эшли. Алар көнне төнгә ялгап ура- суктыра, күп хезмәт куеп үстерелгән икмәкне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга дип тырыша.

Соңгы елларда урып-җыю эшләрендә алдынгылыкны кулыннан ычкындырмаган Рәниф Гатин (“Көнчыгыш Әлки”) быел да уракта әйдәп бара. Ул 1968 тонна ашлык суктырган. Александр Никошин аны хезмәт уңышы белән кайнар котлады, Мактау грамотасы, акчалата бүләк тапшырды.

–Син, Рәниф, районыбыз горурлыгы, намуслы хезмәтең өчен рәхмәт сиңа. Сау-саләмәт булып, алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешеп эшлә!–диде район башлыгы.

Александр Никошин шулай ук “Көнбатыш Әлки” территориаль идарәсе комбайнчысы, урак башыннан бирле 1758 тонна бөртек җыеп суктырган Владимир Сергеев, “Хузангай” ҖЧҖдән Григорий Зварич (1697 тонна), “Үзәк Әлки” территориаль идарәсеннән Виталий Коновалов (1697 тонна), “Яшь көч” җәмгыяте комбайнчысы Ришат Әсәтов (643 тонна) янында булды, аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырды.

Әлеге уңган игенчеләребезнең республика комбайнчылары конкурсында катнашып 100 әр мең сумлык премиягә ия булырга да мөмкинлекләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев