Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин якташларын яз һәм хезмәт бәйрәме белән кайнар котлый

.

Хөрмәтле әлкилеләр!
Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне Яз һәм хезмәт бәйрәме белән кайнар котлыйм.
Тормышыбызда күп нәрсәләр үзгәреш кичерде, 1 Май бәйрәме дә төрле чорларда төрлечә аталды. Әмма яз килү, табигатьнең уянуы, өмет-ышанычларның ныгуы билгесе булган якты бу бәйрәмне барлык буын вәкилләре – олысы-кечесе ярата, көтеп ала. Ул чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме булып кала. Бәйрәмнең асылы да үзгәрешсез – ул Туган илгә эчкерсез хезмәт итүче барлык кешеләрнең дуслыгын, бердәмлеген һәм теләктәшлеген символлаштыра. Бу – үзенең хезмәте белән туган ягыбыз үсешенә, иксез-чиксез илебезнең чәчәк атуына лаеклы өлеш кертүчеләрнең бәйрәме. Ә Әлки җире һәрчак уңган-булган чын хезмәт кешеләре белән дан тотты, алар белән горурланды. Бүген дә иген басуларында, терлекчелек фермаларында, гомумән, район хуҗалыгының барлык тармакларында кызу эш кайный. Көнне-төнгә ялгап уңыш язмышы өчен көрәшүче механизаторларыбызга без аеруча зур уңышлар телибез.
Кадерле якташлар! Бу күркәм бәйрәм көнендә тырыш хезмәтегез, районыбызның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүегез өчен ихлас рәхмәтләр кабул итегез. Яз һәм хезмәт бәйрәме һәркайсыгызга сәламәтлек, бәхет, эшегездә уңышлар алып килсен. Яңа хезмәт казанышлары, гаилә иминлеге, йорт-җирегездә муллык һәм бәрәкәт сезгә!
Александр Никошин,
муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев