Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы яшь спортчыларны һәм тренерларын бүләкләде

​​​​​​​“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин бадминтончы кызларыбызны һәм аларның тренерлары Максим Муштаковны үзенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

 

Спортчыларыбыз Казанның Бадминтон үзәгендә яшьләр һәм олылар арасында Ф.Г.Вәлиев кубогына бөтенроссия ярышларында зур җиңү яуладылар.

Екатерина Леонтьева әлеге дәрәҗәле ярышларда өченче урын алды, Эльза Дәминова “көмеш” медальгә лаек булды, Зилә Зыятдинова парлы һәм катнаш разрядларда өченче, ялгыз разрядта икенче нәтиҗә күрсәтте. Парлы разрядта Эльза Дәминова белән Злата Герасимова икенче булдылар.

Ралина Әхмәтова парлы һәм катнаш разрядларда “алтын” медаль иясе булды. Командалар беренчелегендә Ралина һәм аның иптәшләре Мәскәүдән килгән көндәшләрен җиңеп, 15 яшькә кадәр спортчылар арасында иң яхшылар икәнлекләрен расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев