Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы басуларында егетләрнең осталары эшли

“Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалының мактаулы механизаторы, Садиково егете Владимир Николаев бүген үзенең “Нью Холланд” тракторына “Хорш” чәчү комплексы тагып соя культурасы чәчә. Аны төгәлләүгә рапс чәчүгә керешәчәк. Бу культураны 270 гектарда игәргә җыеналар.

Әхмәттән Ринас Таҗиев исә бу көннәрдә яшел масса өчен кукуруз чәчә. Ул бу эшне һәр көнне 50 гектар һәм аннан да күбрәк мәйданда башкара. Филиал җитәкчесе Искәндәр Хәйруллин әйтүенчә, Ринас Таҗиев чәчү эшен бик сыйфатлы башкара. Хуҗалыкта күп еллар хезмәт куючы егетнең осталыгы да, тәҗрибәсе дә зур.

Чуаш Кичүеннән Рәзиф Борһанов “Магкорн” тракторы белән бөртек өчен кукуруз чәчә. Бүген-иртәгә ул бу эшне төгәлләргә җыена. Әлеге культура филиалда 774 гектарда игеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев