Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авылы аша үтә торган автомобиль юлы ремонтлана

Базарлы Матак эченнән үтә торган автомобиль трассасы яңартыла башлады.

Район үзәге аша үтә торган 800 метр озынлыктагы автомагистраль яхшылап ремонтланачак. Юлның бу өлешендә чокырлар барлыкка килә башлаган иде. “Алексеевскдорстрой” егетләре юлның бер катламын кырдырып алып, аңа тигезләү асфальты җәяргә һәм тагын биш сантиметр калынлыкта асфальт түшәргә җыеналар. Аннан юл кырыйлары тазартылачак.

Юл төзүчеләр Чиябаштан Мулланур Вахитов авылына чаклы биш километр ташлы-комлы катнашмалы (ЩПС) юлны салып бетереп киләләр. Хәзер анда юл билгеләре генә урнаштырасы кала. Аннан Югары Матактан Абдул Салманга кадәр шундый ук ташлы-комлы юл (4 км) төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев