Әлки районы Базарлы Матак авылы яшьләре Илнур Дәүләтшин һәм Аида Хәйруллина тормышларын бергә бәйләделәр
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авылы яшьләре Илнур Дәүләтшин һәм Аида Хәйруллина тормышларын бергә бәйләделәр

Бүген район ЗАГС бүлегендә Илнур Дәүләтшин һәм Аида Хәйруллина язылышты.

Яшьләр Базарлы Матак авылында яши. Илнур – үзмәшгуль, ә Аида – Казан энергетика университеты магистратурасы студенты. Кияү белән кәләшне тормышларындагы бу тантаналы вакыйга белән район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина, әти-әниләре, туганнары котладылар.


Нет комментариев