Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авылында этләр хуҗалыклардагы кош-кортка һөҗүм иткән

“Иртән ишегалдына чыктым да андагы күренештән тораташтай катып калдым. Бөтен җирдә –тәгәрәп үлеп ятучы ап-ак казлар.

“Иртән ишегалдына чыктым да андагы күренештән тораташтай катып калдым. Бөтен җирдә –тәгәрәп үлеп ятучы  ап-ак казлар. Яраланган-таланган кайберләре тилмереп тыпырчынып ята. Ике ай ярым яшь бала карагандай тәрбияләп үстергән 24 казымның җидесе генә исән калган. Алары да өннәре алынган хәлдә. Дүрт тавыгымның да башына җиткәннәр. Инде өлгереп җитеп килүче казларның үләксәләрен капчык-капчык чүп контейнерына ташыдым... Ишегалдында япкан кошларны ботарлап чыкканнар бит, капка астындагы резинаны этеп кергәннәр. Кешеләр әйтә, этләр эше бу, диләр. Бер миндә генә мондый хәл түгел бит. Үзебезнең урамда, күрше урамнарда да кош-кортларына этләр һөҗүм итүдән зарланучылар байтак. Инде нишләргә, безне бу бәладан кем яклар, кем чарасын күрер?”

Базарлы Матакның Хәмидуллин урамында яшәүче Сәйдә Сәйфуллинаның социаль челтәрләргә урнаштырылган әлеге видеомөрәҗәгате беркемне дә битараф калдырмагандыр. Авыл җирендә яшәүче бөтен кеше диярлек хуҗалыгында кош-корт асрый. Күпме бәягә сатып ала, карап үстерә, ризыгын юнәтә. Шул хезмәтең-мөлкәтеңне этләр талап юк итсен инде. Кемнең йөрәге әрнемәс.

Сәйдә ханым белән элемтәгә кереп тә сөйләштек. Аның Көнчыгыш урамында яшәүче сеңелесе Гөлнур Гадиевалар да шундый каза күргән икән.

–Иртән көтү куып кайтып өйләрендә булган арада 15 тавыкларын ботарлап чыкканнар,–дип сөйли Сәйдә Сәйфуллина. –Кечкенә генә арадан сарайга кереп, анда йомыркалар өстендә утыручы тавыкка кадәр алып чыгып киткәннәр. Икенче көнне иртән тагын килгәннәр мөртәтләр. Киявебез Ришат саргылт төстәге зур этне һәм ике көрән  кечерәк этне күреп калган. Күршеләренең дә әллә никадәр тавыкларын юк иткәннәр. Мондый явызлык эшләп ерткычланган этләр әлеге кәсепләрен тиз генә ташламас шул...

Хәмидуллин урамындагы Наҗия Мәрдиевалар хуҗалыгына да берничә мәртәбә кереп, 23 тавыкларының башына җиткән этләр. Моның шулар эше булуын Наҗия инанып әйтә, чөнки бердәнбер исән калган әтәчләрен талап торучы әлеге өч этне үзе күреп калган.

Район үзәгенең Совет урамында яшәүче берничә гаиләнең дә әтәч-тавыклары шул этләр корбаны булган.

“Безне бу бәладән кем яклар?” дигән сорауга җавап эзләп, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусинга мөрәҗәгать иттек.

–Этләрнең авыл халкына шундый зарар салу очраклары турында билгеле булуга, чарасын күрдек. Җирлеккә Самара шәһәреннән этләр аулау буенча махсус бригада килеп эшләде. Алар халык зарланган урамнарда 12 сукбай этне тотып алдылар. Шуннан соң хуҗалыкларга этләр кереп  кош-кортка һөҗүм итү фактлары булганы юк,–диде безгә Рәшит Мусин.

Люция Низамиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев