Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Базарлы Матак авылында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг булып үтте.

9 Май иртәсендә Базарлы Матак авылының үзәк урамында Үлемсез полк, оешма- учрежденеяләр коллективлары, мәктәп укучылары колоннасы тезелде. Ә Азат итүче солдат һәйкәле каршындагы урыннар сугыш һәм хезмәт ветераннарына бирелде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары әзерләгән әдәби- музыкаль монтаж белән башланып китте. Сугыш еллары җырлары яңгырады, мәдәният хезмәткәрләре күңелләргә үтеп керерлек тирән эчтәлекле сәхнә күренешләре тәкъдим иттеләр.

Алып баручылар митингның тантаналы өлешен игълан иткәч, анда катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин котлады. Татарстан Президенты Рөстәм Миннихановның котлавын Казан кунагы Лилия Гайнетдинова җиткерде. Ә Бөек Ватан сугышында катнашкан Лев Миндрюковның чыгышын митингка килүчеләр алкышларга күмделәр. Ветераннар оешмалары район советы рәисе Ришат Хәлиуллинның чыгышы да бик җылы булды.

Тантаналы митинг бер минит тынлык һәм автоматлардан залп белән тәмамланды. Мәйдан аша махсус техника колоннасы үтте. 9 Май бәйрәме исә Үзәк паркта әле озак дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев