Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авылында яңа шугалак ачылды

Район мәдәният йорты янында бүген тагын бер шугалак ачылды.

Биредә балалар белән бергә Кыш бабай, Кар кызы, “урман җәнлекләре”дә тимераякта шуып рәхәтләнделәр.

Район башлыгы Александр Никошин күмәк шуу мәйданчыгын ачык дип белдерде һәм:

–Бу республика программасы буенча төзелгән чираттагы шугалак. Шушындый ук шугалаклар Базарлы Матак мәктәбе ишегалдында, “Алинә” универсаль спорт залы каршында эшли. Аларында күбрәк хоккей ярышлары оештырылса, биредәге боз тәүлек әйләнәсе диярлек күмәк шуу урыны буларак хезмәт итәр. Бүген инде күп авылларда да шугалаклар булдырылды. Балаларга кышкы каникулда күбрәк саф һавада булырга, чаңгыда, тимераякта шуарга, уку елының икенче яртысын көч туплап башларга киңәш итәм,–диде Александр Никошин.

Әйтергә кирәк, яңа шугалакны балалар да, олылар да үз итеп өлгерде инде. Тимераякларны прокатка да алырга була. “Шуучыларга биреп тору өчен төрле үлчәмдәге 17 пар тимераягыбыз бар”,–район модәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев