Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүче Хәлиуллиннар йорты җәй буе чәчәккә күмелә

Район үзәгенең Дуслык урамында яшәүче Хәлиуллиннар өе яныннан беркем  битараф кына узып китә алмыйдыр, мөгаен. Аллы-гөлле чәчкәләргә күмелеп утыручы бу йорт әллә каян күзгә ташланып, үзенә җәлеп итеп тора. Без дә барган юлыбыздан туктап бу матурлыкка мөкиббән калдык һәм әлеге “гөлләр патшалыгының” хуҗалары белән тынышмый түзә алмадык. 

Ни сәбәпледер кайберәүләр өй алды бакчаларын тоташ калай койма белән тотып куя башладылар. Төрледән-төрле чәчәкләр үскән әлеге бакчаларга элек сокланып уза идек. Хәзер исә профнас-тил киртәләр ул матурлыкны томалады да куйды. 
Ә менә Хәлиуллиннарның, киресенчә, коймалары да, капкалары да тимердән матур итеп челтәрләп эшләнгән, эчтәге бар гүзәллек урамдагыларның да күз алдында. Бакчадагы, брусчаткага тезелгән чүлмәк һәм чиләкләрдәге, асылмалы савытлардагы  төрледән-төрле чәчкәләрнең  матурлыгыннан чын-чынлап күзләр камаша. Биредәге гөлләрнең исәбе-саны юк, һәркайсы караулы, күркәм, шау чәчәктә утыра. 
Бу матурлыкны үз куллары белән тудырган Әлфинур ханым һәр чәчәкнең исемен, үзенчәлекләрен, үстерү җаен белә. Менә ул безне өй каршындагы күпьеллык үсемлекләр белән таныштыра. Әнә күптән түгел чәчәк атып туктаган ирисләр, чалмабашлар, менә хуш исле лаванда, әнә югарыга үрләгән люпин, астильба, затлы лилияләр, өч төстәге җете кыңгыраулар, зәңгәр чәчкәгә күмелгән җитен, кояш кебек балкып утыручы рудбекия, нәзберек эустома, чуар    яфраклы колеус, клематис, спирея, хоста, дельфиниум, хрезантемалар... Бөтенесен әйтеп-атап бетерерлек түгел, кыскасы. Җирдә һәм савытларда үсеп утыручы роза гөлләре дә хисапсыз. Ә яраннарны Әлфинур ханым 100 төптән артык –20 дән күбрәк төрен үстерә. 
Берьеллык чәчкәләре үзе бер могҗиза. Петуния, бегония, лобелия, бальзамин, вербена... Аларның күплеге, төрлелеге, гүзәллеге исне китәрә. 
–Мин балачактан чәчәкләрне бик яратам. Элегрәк гөлләрне өйдә күпләп үстердем. Лаеклы ялга чыккач менә иркенләп күңелем яткан эш белән шөгыльләнәм – чәчәкләр үстерәм. Бу мавыгу, мәшәкате күп булса да, күңелгә ял, канәгатьлек бирә. Кешеләрнең чәчәкләремне сокланып карап үтүе дә рәхәт,–ди уңган хуҗабикә. 
Сүз дә юк, мондый матурлык бик күп хезмәт таләп итә. Берьеллык чәчәк орлыкларын Әлфинур ханым февраль аенда ук утырта икән. Тишелеп чыгып бераз исәйгәч,  сирәгәйтеп төрле савытларга аера. Чәчәк кәлшәләре үстерү өчен газ белән җылытыла торган махсус теплица ясаганнар. “Апрель аенда инде үсентеләрем шау чәчәккә күмелә. Быел кыш бик салкын булганлыктан, чәчкәгә бераз соңрак бөреләнделәр”,– ди ул. 
Чәчәкләр белән нигездә хуҗабикә шөгыльләнсә дә, ире Равил дә читтә калмый. Бакчаны казый, туфрак әзерләүдә булыша. Ә гөлләргә җирне бик җентекләп ясыйлар. Черемә дә, урман туфрагы да, кибеттән сатып алып та кушалар. Гаилә башлыгы тәҗрибәле эретеп ябыштыручы, челтәрле капка-коймалар, гөлләр урнаштыру җайланмалары – аның оста куллары эше икән. Гөлләр өчен матур савытлар, төрле җәнлек, кош сыннары өчен дә акча кызганмыйлар алар. 
Яшелчәләр өчен аерым теп-лицалары бар. Кыяр, помидор, ташкабаклары җәй башында ук өлгергән. Башка яшелчәләре дә гөрләп үсеп утыра. 
Әлфинур ханым көзеннән бакчаны җентекләп җыештырып, ашлама сибеп калдыра икән. Язга чыккач тагын бер тапкыр ашлый. Яраннарны ул орлыктан да, ботакларын тамырландырып та үрчетә. Үсентеләрне тамырландыру өчен исә баллы су кулланам, ди. 
Мондый матур гөлбакча үстерүнең серләре белән кызыксынгач, Әлфинур ханым елмаеп: 
–Аның бернинди сере юк. Чәчәкләрне яратырга гына кирәк. Билгеле инде, хезмәтеңне кызганмаска, вакытында җылы суын сибеп, чүбен утап карап үстерергә,–дип җавап бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев