Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүчеләр юлда ясалма күтәртмәләр эшләүне сорыйлар

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында соңгы җыеннарда халыктан кергән мөрәҗәгатьләр хакында сүз барды.

Базарлы Матакта яшәүчеләр чүп-чар контейнерлары өчен махсус мәйданчыклар булдыруны сораганнар. Бу аңлашыла да, кыш көне, чүп-чар савыты тиешле урында тормаса, юлны кардан чистартуда кыенлыклар туа. Икенче яктан, әлеге контейнерларны бушатканда да уңайсыз була. Моны хәл итүнең юлы бер – чүп баклары өчен махсус урыннар ясарга кирәк.

Бу эштә каргалылар үрнәк күрсәтте – алар үзара салым средстволарына шундый мәйданчыклар ясап куйдылар инде. Юхмачы авыл җирлегендә яшәүчеләр дә киләсе елда җыелган салым акчаларының бер өлешен әлеге мәсьәләне хәл итүгә юнәлтергә булганнар.

Район үзәгендә яшәүчеләр Тукай урамы ахырында ясалма күтәртмәләр эшләүне сорыйлар. Әллә ни зур проблема булмаса да, эш монда акчага терәлә. Чүп-чар өчен мәйданчыклар ясау, юлда күтәртмәләр төзү, балалар бакчаларына бару юлларын өстәмә яктырту һәм авыл халкын борчыган кайбер башка мәсьәләләрне хәл итү өчен акча булмау кулдан тота.  Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равилә Вассунова мәгълүматыннан күренгәнчә, бүгенгә җирлектә яшәүче халыкның 32 проценты гына үзара салымны түләгән. Калганнары нәрсәдер көтә... Тик менә юл хәрәкәте хәвефсезлеге мәсьәләләре көтми шул.

Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Юсупов җирлек башкарма комитетына әлеге проблеманы хәл кылу өчен ашыгыч чаралар күрергә, ә беренче чиратта салым җыюны тизләтергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X