Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авылының Филиппов урамында яңа су башнясы урнаштырыла

Җәй башында редакциягә район үзәгенең Филиппов урамында яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән иде. “Өйләребезгә су бик начар килә. Ул төннәрен генә, анда да самовар борыныннан кебек аз гына ага”,–дип зарланды алар. Әлеге мәсьәлә буенча безгә Тимирязев, Көнбатыш урамнарында яшәүчеләр дә шылтыратты. Һәм менә яхшы хәбәр җиткерергә ашыгабыз.

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов хәбәр итүенчә, бу көннәрдә Имәнлек урамын­дагы башняга яңа насос куелган. Бу югарыда аталган урамнарны су белән тәэмин итүне яхшыр­тачак. Шулай ук яңа су башнясы кую эшләре башланган.

–Республика программасы нигезендә Филиппов урамын­да яңа су башнясы урнаштыры­ла. Башня инде куелды, трасса үткәрелде, скважинаны бораулый­сы, насос һәм автомат куясы гына калды,–ди Фаяз Фәттахов.

Яңа су чыганагы бу айда ук эшли башлаячак.

Яңгырсыз эссе көннәрдә су белән тәэмин итүдәге проблемалар рай­он үзәгенең башка урамнарында яшәүчеләрне дә борчый. Күптән түгел Сәйфуллин, Көньяк урамна­рында һәм урман хуҗалыгы янын­дагы башняларга яңа насослар куелды. Көньяк урамында яңа су башнясы булдыру да күздә тотыла.

Бу эшләрне башкаручы “Әлки ком­муналь челтәрләре” ҖЧҖ дирек­торы Искәндәр Сафин билгеләп үткәнчә, запас механизмнар җитәрлек, су белән проблемалар туган очракта алар тиз арада хәл ителәчәк.

Искәндәр Сафин район үзәгендә яшәүчеләрне суга сакчыл мөнәсәбәттә булырга чакырды. Җәйге кызу көннәрдә бу бигрәк тә мөһим.

–Кайберәүләр яшелчә һәм бәрәңге бакчаларына, хәтта печәнлекләренә көне-төне су агы­зудан да тайчанмыйлар. Нәтиҗәдә рельеф буенча югарырак урын­да урнашкан йортларга су кил­ми. Ә башняда су беткәч тә на­сослар тулы куәткә эшли, шуның нәтиҗәсендә алар тиз туза,–ди коммуналь челтәрләр җитәкчесе.

Су трассалары сузу, башня­лар кую һәм ремонтлау эшләре белән шөгыльләнүче бригада эшчеләре Айрат Гатин, Илһам Галәветдинов, Виталий Лебе­дев һәм шофер-кранчы Айзат Хәйдәровка бу көннәрдә аеруча кызу ритмда эшләргә туры килә.

Суның кадерен белик, аны сак­чыл файдаланыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев