Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак җирлеге советы эшчәнлегенә уңай бәя бирелде

Базарлы Матак җирлегендә узган ел мәгълүматлары буенча 2168 хуҗалык бар һәм аларда 6838 кеше яши.

 Авылны авыз тутырып күпмилләтле дип атый алабыз: биредә 4822 татар, 1431 рус, 442 чуаш һәм 143 башка милләт вәкилләре яши. Узган елда 69 бала туган, 63 кеше вафат булган. Район авыл җирлекләре арасында бусы уңай динамикалы бердәнбер күрсәткеч – туучылар саны үлүчеләр саныннан күбрәк.

 

 

Дәвамы. Башы 1 нче биттә.

Ләйлә Әхмәтшина

29 гыйнварда Балалар иҗаты йортында Базарлы Матак авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында җирлек башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов үзенең отчет докладында китерде әлеге саннарны.
Билгеле, җиде мең чамасы кеше яшәгән җирлектә тормыш эшчәнлеге турында сөйләр сүз аз түгел. Халыкның көнкүрешен уңайлы итү өчен күп эш башкарылган узган елда. Беренче чиратта бу даими артып торган гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә кагыла.
–Узган елда 19 кеше йорт җиткерү өчен җир кишәрлеге сорап мөрәҗәгать итте, барысын да канәгатьләндердек. Күп балалы 96 гаиләгә Волков һәм Баландин урамнарыннан урын бирелде. Хәзерге вакытта 9 өй төзелеп бетеп килә, 12 фатирлы өй төзелеше дәвам итә. Төньяк урамында 200 җир кишәрлеге бүлеп куелды,– дип санап китте башкарма комитеты җитәкчесе.
Әйе, Базарлы Матак елдан-ел үсә, авыл читендә инде бистәләр оеша башлады (“Урман хуҗалыгы”). Аларның инфраструктурасын төзеп чыгу зур хезмәт һәм чыгымнар сорый. Шул ук Лесхоз бистәсенә юллар төзелә, биредә алга таба балалар бакчасы, кибет, хәтта башлангыч мәктәп тә булачак икән. Шоңкар урамында мәчет күтәрелде, анда эчке бизәү эшләре башкарыла. Су башнясы бар, урамнарга лампалар куелган. Көнчыгыш һәм Лисенков урамнарында спорт мәйданчыклары ачыла, алар быел өлгертелергә тиеш.
–“Безнең ишегалды” программасы кысаларында Базар һәм Төзүчеләр урамнарындагы күпфатирлы йортлар тирәләрен төзекләндердек. Филиппов, Көньяк урамнарында скважиналар казыттык. Үзәк парктагы фонтан реконструкцияләнде, Ленин урамында бульвар төзелеп бетте. Берничә җирдә җәяүлеләр кичүе, тротуарлар төзелде. Ике зиратны тәртиптә тоту буенча зур эш башкарылды,–дип хисап тотуын дәвам итте Фаяз Фәттахов.
Әйе, шулкадәр зур авылны (чит илләрдә 7 мең кеше яшәгән торак пунктларны авыз тутырып шәһәр дип атыйлар) яшәү өчен уңайлы итү ансат түгел. Мәсәлән, су белән тәэмин итүне генә алыйк. Бу системаны Әлки коммуналь челтәрләре карап-төзәтеп тора. Нинди кызу, корылыклы булды узган җәй! Кайбер урамнарга хәтта су китерүне дә оештырырга туры килгән.
Урамнарны төнлә яктырту да күп хезмәт сорый. Базарлы Матакта бит 68 урам бар! Халыктан җыелган һәм шуңа республика бюджетыннан кушылган акчага яңа лампалар куела һәм янганнары алыштырыла, кулланган энергия бәясе түләнә.
Чисталык мәсьәләсе дә мөһим: килешү буенча 8 кешене эшкә алганнар, алар җәен үлән дә чаба, кышын карын да көри, ел әйләнәсе чүп-чар да җыя...
Җыен ахырында юкка гына аларга бүләк бирмәделәр шул. Бу эшчеләрнең хезмәте барыбызга да бик кирәк.
Беренче карашка ярымшәһәр тормышы белән яшибез. Шул ук вакытта район үзәгендә торып та мал асраучылар да бар бездә. Җирлектә яшәүчеләр хуҗалыкларында 765 мөгезле эре терлек, шул исәптән 163 сыер, 122 дуңгыз, башка терлекләр, кош-корт теркәлгән. Узган елда Фаик Борһанов халыктан 388500 литр сөт җыеп, хуҗаларга 5 миллион сумнан артык акча тараткан. Сыер асраучыларга 518500 сум, кәҗә тотучыларга 57 мең сум, ат хуҗаларына 36 мең сум субсидия бирелгән. Галина Ярославлева, Нәсимә Нуртдинова терлекчелек биналары төзү өчен субсидия алганнар. Гомумән, җирлектә яшәүче бик күпләр эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, үзмәшгульләр дә елдан-ел артып тора.
Фаяз Фәттаховның докладын “Теремкәй” балалар бакчасы мөдире Миңнегөлсем Бәдретдинова һәм үзәкләштерелгән китапханә системасы җитәкчесе Татьяна Петухова үз эшчәнлекләре турында сөйләп тулыландырдылар.
–Безнең бакчага 58 бала йөри. Учреждениебез атнага 6 көн 10 ар сәгать эшли. Балаларны 7 педагог тәрбияли. Сабыйларга белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен җиһазлар да, методик әсбаплар да җитәрлек. Балаларны төрле бәйгеләрдә катнаштырабыз, аларның уңышын дипломнар раслап тора, кечкенәләрне мәктәпкә әзерләү дә төп бурычыбызның берсе,–дип чыгыш ясады Миңнегөлсем ханым.
–Район китапханәсе фондында 51 меңгә якын басма бар, аларның 8 меңе татар телендә. Фондны тулыландыруга узган елда 375 мең сум акча бүлеп бирелде (район бюджетыннан 80 мең сум). Безнең хезмәттән 4 меңләп кеше файдалана. Балалар белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирәбез, чөнки аларны кечкенәдән китап белән дуслаштырырга тырышабыз. Ел дәвамында Туган тел көннәре, “Төнге китапханә”, “Тукай мәңгелек, “Яман гадәтләрсез тормыш”, “Пушкин көне”, “Йөгерек китап”, “Бу бик ансат” һәм башка бик күп темаларга әдәби кичәләр үткәрдек. Алар ике телдә узды. Хәзер без аерым бинада эшлибез, бу китапханә эшен төрлеләндерүдә өстәмә мөмкинлекләр бирә,–диде Татьяна Петухова.
Үзәк Әлки филиалы директоры Рияз Төхвәтуллин чыгышы кайдан эш табыйм икән, дип аптыраучылар өчен аеруча файдалы булгандыр. Ул сүзен күңелле хәбәрдән башлады:
–Моторлар цехын ачып җибәрдек әле. Хәзер трактор-комбайннар, машиналар двигательләрен, стартерларны үзебез ремонтлыйбыз. Алай гына да түгел, хәзер безгә башка районнардан да ватылган двигательләр китерәләр. Быел ныклап торып ремонт эшләренә керешәчәкбез – ындыр табакларын, фермаларны төзекләндерәчәкбез. Салманда бик зур склад төзүгә керештек. Терлекчелек комплексында да эш урыннары бар, хәтта Мари Иленнән 10 кеше килеп эшли анда. Хезмәт хаклары әйбәт, вакытында түләнә – савымчылар уртача 30-35 мең сум, моторлар цехы слесаре кулына 26 мең сум акча ала,–диде ул.
Полиция участок инспекторы Виктор Горячев узган елда җирлектә 39 җинаять теркәлүен (күбрәк караклык һәм алдалау юлы белән кылган җинаятьләр) әйтеп үтте, залда утыручыларны кырыкалдарлардан сак булырга чакырды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев авылда яшәп ит-сөт җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә дәүләт ярдәме программаларын искә төшерде. Баш табиб Светлана Одушкина коронавируска каршы прививка ясатырга өндәде.
–Вирусның яңа штаммы омикрон бик тиз тарала. Аны ачыклау өчен бездә экспресс-тестлар җитәрлек. Тән температурагыз югары булса, табибны өегезгә чакырыгыз,–дип киңәш итте ул.
Утырышны йомгаклап, район һәм Базарлы Матак җирлеге башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады.
–Күреп торабыз, авылыбыз зурая, матурая. Авыллардан район үзәгенә күченүчеләр күп. Бер яктан бу яхшы да кебек. Әмма халыкны эш урыннары белән тәэмин итүдә проблемалар бар. Шунысы да бар: район үзәгендә терлек асрап яшәве кыенрак, иркен болын-көтүлекләр юк бит бездә,–дип башлады ул сүзен. Аннары Базарлы Матак җирлегендә быел нәрсә эшләнәсенә күчте. Ә планнар зурдан: урам юлларын төзү-төзекләндерүне дәвам итәчәкләр, Көнчыгыш урамында яңа паркны төзеп бетерәчәкләр (смета буенча бу эшкә 120 млн сум акча бирелә); Актай ярларын ныгытып бетерәчәкләр һәм 400 метр озынлыкта пляж ясап куячаклар; “Яшь имәннәр” балалар лагерен зур ремонт көтә; барлык паркларда видеокүзәтү куелган (монысы, бәлки, тәртип бозарга яратучы үсмерләрне “йөгәнләр”). Базарлы Матак урта мәктәбенә, хастаханәнең хирургия бүлегенә дә ремонт кирәк. Биктимердә паркны ясап бетерү дә планда.
–2020 ел өчен милек һәм җир салымнарын тулысы белән җыя алдык. Бусы бик яхшы. Әмма транспорт салымы буенча 1,2 миллион сумлык бурыч калды. Үзара салымнарның да 400 мең сумы җыелып бетмәде. Димәк, бу суммага өстәләсе дәүләт субсидиясен дә алмадык. Ә бит бу акчага никадәр кирәкле эш башкарып буласы иде!–дип борчылуын яшерми әйтеп  узды җитәкче.
Александр Федорович көнкүреш калдыклары җыю, авылда чисталыкны тәэмин итү турында да сөйләде.
–Быел бездә Бөтенроссия Уяв бәйрәме үтәчәк. Аңа әзерлек йөзеннән бик күп эш көтә безне: бөтен җирне тәртипкә китерәсе, агачлар, чәчәкләр утыртасы бар. Без аларны ел саен утыртабыз, әмма үсентеләрне карап-тәрбияләп үстерергә кирәген онытабыз. Ел саен 300 төп алмагач утыртабыз. Кайда алар? Бәлки, кемдер казып алып үз бакчасына утыртадыр? Әгәр караган, су сибеп үстергән булсак, хәзер авылыбыз нинди матур булыр иде!–дип әрнеп-борчылып мөрәҗәгать итте ул залдагыларга.
Кыскасы, “Уяв”ны бәйрәм итәргә безнең районга 10 меңләп кунак киләчәк. Аларны ачык йөз белән каршы алу өчен тирә-ягыбызны да матурларга кирәк булачак безгә. 
Чыгышын тәмамлап, Александр Никошин болай диде:
–Тормышыбызны тагын да ямьле, имин итүдә сездән ярдәм көтәбез. Кайда нинди җитешсезлек бар, хәбәр итегез. Урынлы тәнкыйть һәм конкрет тәкъдимнәр көтәбез сездән.
...Утырышта Базарлы Матак җирлеге советы эшчәнлегенә уңай бәя бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев