Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак мәктәбе укучылар үзидарәсе командасы республика бәйгесендә җиңүгә иреште

Базарлы Матак мәктәбендә укучылар үзидарәсе актив эшләп килә. Балалар кечкенәдән үк җәмәгать эшләрендә катнашырга, мөстәкыйль карарлар кабул итеп, аларны үзләре үк тормышка ашырырга, бердәмлеккә өйрәнеп үсәләр.

Әле генә мәктәпнең  “Огонки” укучылар узидарәсе “Бердәм команда бул” (“Стань Одной Командой”) республика бәйгесенең финал ярышларында үзләрен күрсәтеп кайттылар. Башта бәйгенең читтән торып үткән өлешендә 240  мәктәп арасында иң яхшы 20 мәктәп исемлегенә эләктеләр. Ә Казандагы “Костер” лагерында өч көнгә сузылган финалда авыл мәктәпләренең барысын да җиңделәр, республика мәктәпләре арасында өченче урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре, оештыручы педагог Лилия Садыйкова белән берлектә үзидарә президенты Гүзәл Закирова, министрлары Эвелина Гайсина, Илүзә Гарипова, Эльза Хәсәнова, Эльвира Шәйхетдинова, Надежда Емельшина Базарлы Матак мәктәбе казанышларына багышланган күргәзмәләрен якладылар, барлык квест, бәйге турнирларын уңышлы үттеләр, мәктәпләрдә дус һәм бердәм үзидарә эшләвен, аның мәктәп тормышын тагын да кызыклырак итәргә омтылуын расладылар.

Җиңүчеләр диплом-бүләкләр белән әйләнеп кайттылар: Лилия Садыйкова лауреат дипломына, укучылар узидарәсе эшчәнлеген җайга салучы белгечләр арасында икенче дәрәҗә дипломга, Гүзәл Закирова шулай ук лидер буларак һәм видеоролигы белән дипломнарга лаек булды.

Кызлар моның белән генә тукталырга җыенмый: алар “Стань Одной Командой” бәйгесенең Бөтенроссия этабында катнашу өчен документлар тапшырганнар. Бәлки, Мәскәүдән дә җиңү көтәдер аларны?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев