Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак мәктәбе укучысы Алинә Сәгыйтова “Минем әти-әнием полициядә эшли” Бөтенроссия бәйгесендә икенче урын алды

Базарлы Матак урта мәктәбенең 5 Б сыйныф укучысы Алинә Сәгыйтова “Минем әти-әнием полициядә эшли” Бөтенроссия балалар рәсемнәре бәйгесенең республика этабында икенче урын алды.

Алинә бик рәсем ясарга ярата. Рәсемнәре бик матур да килеп чыга. Балалар иҗат йортындагы  педагог Гөлфия Билалова җитәкчелек иткән рәсем сәнгате (изобр. сскусс.) түгәрәгендә шөгыльләнеп осталыгын тагын да камилләштерә. Алинәнең әти-әнисе Рамил һәм Гөлнур Сәгыйтовлар шактый еллар инде район эчке эшләр бүлекчәсендә хезмәт куялар. Шуңа Алинә “Минем әти-әнием полициядә эшли” бәйгесендә бик теләп катнаша. Бәйгегә дип ясаган рәсемендә ул әти-әнисенең кешеләр иминлеге сагында торуларын, күп вакытларын эштә уздырсалар да, балалары хакында гел кайгыртып яшәүләрен сурәтләгән. Республика бәйгесендә аның эше икенче урынга лаек дип табылган. Җиңүчеләрне Казанда Эчке эшләр министрлыгында котладылар, Дипломнар, сертификатлар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев