Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак мәктәбендә Әтиләр көне чын бәйрәм булды

Базарлы Матак мәктәбендә Әтиләр көнен зурлап үткәрделәр. Пандемия аркасында әтиләрне бәйрәм концертаны чакырып тормадылар, ә онлайн-форматта үткәрелгән чараларда катнаштырдылар.

 

Әтиләрнең ул-кызлары белән бергәләп зарядка ясауларын видеога төшереп, мәктәп укучылары аларны социаль челтәрләргә элделәр. Икенче сыйныфта укучы Азалия Әхмәтҗанованың әтисе Раил белән бергәләп спорт белән шөгыльләнүен күрсәткән видео күп лайклар җыйды, аңа уңай комментарийлар яздылар.

 

Укучылар тагын Инстаграм битләрендә “Атам агачы” дигән исем белән фоторәсемнәр бастырдылар. Монда инде сигезенче сыйныф укучысы Айзилә Кыямова алдырды.

Кызлар һәм малайлар “Әти белән эшлибез” дигән флешмобта да актив катнаштылар. Балаларның әтиләре белән бергәләп эшләүләрен әниләре видеога төшергән. Кемдер кошларга җимлек ясаган, кемдер балык тоткан, ә әтиле-кызлы Альберт белән Фәридә Мәхмутовлар көзге бакчаларын җыештырганнарын халыкка күрсәткәннәр.

–Быел Әтиләр көне беренче тапкыр үткәрелә. Дөресен генә әйткәндә әтиләрне балалары белән видеога төшүгә җәлеп итә аларбызмы дип шикләнгән дә идек. Әмма алар көткәннән дә уздырып җибәрделәр. Балалар әтиләрен ризалаштыра алдылар. Шунысы да сөендерде: бу акциядә балалары белән бергә яшәмәгән, хатыннарыннан аерылган әтиләр дә катнашты,–дип хәбәр итте директорның тәрбия эше буенча урынбасары Лилия Садыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев