Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак мәктәбенең физика укытучысы Айдар Абдуллин “Ел укытучысы” республика бәйгесенең зона этабы җиңүчесе булды

Базарлы Матак урта мәктәбенең физика укытучысы Айдар Абдуллин “Ел укытучысы” республика бәйгесенең зона этабы җиңүчесе булды.

Район мәгариф системасы бүген яшь педагог кадрларга кытлык кичерә. Мәктәпләрдә ир-ат укытучыларның бик аз булуы да сер түгел. Шуларны да исәпкә алсаң, яшь укытучының бу уңышы бигрәк тә сөенечле.

Ташбилге егете Айдар Абдуллин урта мәктәптән соң авыл хуҗалыгы профессиясе сайлаган булган. Ул Казан дәүләт аграр университетының механикалаштыру факультетын, аннан соң шушы уку йортында аспирантура тәмамлаган.

–Хезмәтемдә педагогика юнәлешенә кереп китүемдә үзем өчен бик абруйлы кешеләрнең үрнәге зур роль уйнады бугай. Аларның берсе – әнием. Ул без  укыган чорда Ташбилге мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән иде. Аграр университетта фәнни җитәкчем – профессор, якташыбыз Эльмас Нуруллин да минем чын остазым булды. Аңардан бик күп нәрсәгә өйрәндем. Укыту эшенә алынырга да Эльмас Габбасович фатиха бирде,–дип сөйли Айдар.

Яшь мөгаллим ике ел Иске Тахтала мәктәбендә эшләгән. Базарлы Матакта икенче ел укыта. Өлкән сыйныфларда физикадан белем бирү белән бергә, ул әле 11 нче сыйныф җитәкчесе дә.

–Авылга кайтуыма, мәктәпкә эшкә килүемә сөенәм генә. Авылны бик яратам мин. Балалар белән эшләү дә ошый,–ди ул.

Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова да Айдарны бик мактап сөйләде:

–Ул безнең өчен чын табыш. Бик тырыш, тирән белемле, җитди егет. Яратып, мавыгып эшли. Дәресләрне шундый кызыклы итеп үткәрә. Робот техникасы белән шөгыльләнә. Укучыларны кызыксындыра, алар белән уртак тел таба белә. Балалар да бик яраталар үзен. Бер сүз белән әйткәндә, “Ел укытучысы” бәйгесендә бик лаеклы җиңү яулады ул. Булганнан бар да була, диләр бит. Айдар Фәргать улы турында әйтелгән сүзләр бу. Ул дәресләрдән тыш чараларда да бик актив. Матур җырлый, бии, спектакльләрдә  катнаша. Хатыны Ландыш та талантлы, сәхнәдә бергә дә җырлыйлар. Менә дигән бакчачы да әле ул Айдар. Беркемдә дә булмаган яңа сорт эре, тәмле бакча җиләкләре үстерүен дә беләбез,–ди мәктәп җитәкчесе.

Айдарның җәмәгате Ландыш күптән түгел безнең редакциядә сайт буенча веб-редактор булып эшли башлады. Беренче көннән үк үзен бик җаваплы хезмәткәр итеп күрсәтте. Алар ул һәм кыз үстерәләр. Күпләргә үрнәк итеп куярлык бу яшь гаиләне. Тик менә торак проблемасы гына үзәкләренә үтә. Авылда уңайлыклары булмаган иске генә өйдә яшәп торалар, район үзәгенә йөреп эшлиләр. Бу мәсьәлә уңай хәл ителеп, районыбызда төпләнеп калсын иде бу гаилә.

Айдар Абдуллин инде “Ел укытучысы” бәйгесенең республика этабында чыгыш ясый. Уңышлар юлдаш булсын аңа!

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев