Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Базарлы Матак урта мәктәбендә Белем көне билгеләп үтелде

Быел бу мәктәпкә 77 малай һәм кыз килде.

1 сентябрь – барыбыз өчен дә, бигрәк тә беренче сыйныфка баручы балалар өчен көтеп алынган көн. Аларга бүген иксез-чиксез һәм гаҗәеп белем дөньясына ишекләр ачылды. Һәр бала өчен бу бәйрәм үзенчә дулкынландыргыч: кемдер өчен ул күңелле һәм шатлыклы, ә кемдер аны аерым моңсулык белән билгеләп үтә. Быел коронавирус белән бәйле рәвештә тантаналы линейкада беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары гына катнашты.

Быел Базарлы Матак урта мәктәбендә 28 укучы финиш сызыгына чыкты. Аларның сыйныф җитәкчеләре Айдар Абдуллин һәм Рамилә Шәмсетдинова соңгы кыңгырауга кадәр үз балаларын БДИга әзерләячәкләр.

Тантаналы линейкада иң кечкенә балаларны да сәламләделәр. Зур ак бантлы кызларны һәм кырыс костюмнар кигән, башларын горур күтәргән малайларны мавыктыргыч һәм кызыклы һәм шул ук вакытта авыр сәяхәткә белем иленә беренче укытучылары – Лариса Кузнецова, Оксана Буланкина, Лилия Вафина һәм Лариса Тутерова алып барачак. 77 укучы, берсе берсеннән матуррак, мәктәп бусагасын бүген беренче тапкыр атлап керде.

Беренче булып Белем көне белән укучыларны һәм килгән кунакларны мәктәп директоры Луиза Абдрахманова котлады. Ул мәктәп диварларында һәрвакыт балалар көлүе яңгыравын, алда булачак җиңүләрне гел шатлык белән каршы алуын теләде. Аерым сәламләү сүзләрен ул тантананың иң кечкенә сәбәпчеләренә – беренче сыйныф укучыларына әйтте. Аның сүзләренә караганда, мәктәп алар өчен икенче йорт булсын өчен, педагогик коллектив барысын да эшләячәк. Быел Базарлы Матак мәктәбе 22 укучы чыгарды – шуларның 12се медалистлар. Мәктәп директоры уку алдынгыларын Мактау кәгазьләре белән бүләкләде.

Педагогларны, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин да котлады. Ул билгеләп үткәнчә, укытучылар һәм ата-аналар бергәләп эшләгәндә генә, теләсә нинди катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин. Ленар Әһлиуллин мәгариф системасына, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен тарих укытучысы Евгений Мухинга һәм физик культура укытучысы Максим Муштаковка Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Захарова бу көн яңгыравыклы көлү, яңа кызыклы танышулар һәм белемгә сусау уянуы белән истә калуын теләде. Ул Базарлы Матак урта мәктәбен район буенча иң яхшы, уку эшчәнлегендә югары нәтиҗәлелеккә ирешкән өчен грамота белән бүләкләде.

Бәйрәмдә беренче сыйныф һәм чыгарылыш сыйныф укучылары чыгыш ясады. Беренче кыңгырауны малайлар һәм кызлар унберенче сыйныф укучысы Вячеслав Буланкин һәм беренче сыйныф укучысы Елизавета Буланкина башкаруында ишеттеләр. Шулай ук беренче кыңгырау бирү хокукы унберенче сыйныф укучысы Булат Сабирҗановка һәм беренче сыйныф укучысы Руфинә Сабирҗановага бирелде.

Тантана тәмамланганнан соң малайлар һәм кызлар үзләренең беренче укытучылары белән истәлекле фоторәсемнәр ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев