Әлки районы: Базарлы Матакның Ленин урамы бары җәяүлеләр өчен
Базарлы Матактагы Ленин урамының “Әлки хәбәрләре” редакциясе бинасы яныннан алып ике катлы күп фатирлы йортка чаклы өлеше бары җәяүлеләргә генә хезмәт итә башлады.
Бу турыдагы карар 8 ноябрьдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышында кабул ителде.
Ленин урамы башланган җирдә “Хәрәкәт итү тыела” (“Движение запрешено”) юл билгесе куелган. ЮХИДИнең район бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин әйтүенчә, әлеге билгене санга сукмаучылар административ штрафка тартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев