Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Базарлы Матакның Ленин урамында булвар төзеләчәк: ул нинди булыр?

Базарлы Матакның үзәге, төрле тантаналар үткәрелү урыны – Ленин урамын бу җәйдә зур үзгәрешләр көтә. Планда – ял итү, аралашу өчен уңайлы бульвар төзү, аны төрле функцияләр белән тулыландыру.

Район газетасы редакциясе, халык суды, берничә кибет  урнашкан, Үзәк парк белән тәмамланган бу урам алга таба нинди булыр? Базарлы Матакта яшәүчеләр аны ничек итеп күзаллый? Урамны үзгәртеп коруда оригиналь идеяләр бармы? Балалар иҗаты йортында үткән фикер алышуда шушы сорауларга җавап әзерләделәр.

Ленин урамы, русчалаштыбрак әйтсәк, авылның сапраль урыны ул. Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл, Мәңгелек ут. Ел саен шунда ук Җиңү бәйрәменә, 22 июнь – Хәтер көненә багышланган митинглар, башка чаралар үтә. Бу мәйданчыкның үз рухы бар. Һәм аны сакларга, ныгытырга кирәктер.

Моны булачак бульвар проекты  авторлары – S4S Architects компаниясе архитекторлары да үзләре күзаллаганча истә тотканнар. Проектны җыелган халыкка Рәшит Гильфанов тәкъдим итте. Проект буенча бульвар һәм Хәтер мемориалы  бердәм композиция итеп төзеләчәк. Азат итүче солдат һәйкәле, мәңгелек ут урыннарында калачак (төзекләндереп, матурайтып, билгеле). Совет урамындагы аллеяны “Апокалипсис” картинасы концепциясенә таянып үзгәртмәкчеләр (кемнәр ташын түгел, әйтеп үтик: әлеге картинада кеше башы сөякләреннән өелгән тау сурәтләнә, кл сугышка ләгънәт хисе уята), ачык соры төстәге җирлеккә кара ташлар сибелгән аллея аркалар белән чикләнә. Ул сугыш алды, дәһшәтле чор һәм Җиңү сөенечен сынландырачак  икән.

Ленин урамында ял итү, аралашу, кече сәүдә объектлары урнаштыру карала. Архитекторлар монда Базарлы Матакныж тарихын, аныж элек эре базар ъзщге булуын исщпкщ алганнар. Урамны яшелләндерү (агачлар, нигездә чыршылар, җиргә түгел, зур савытларга утыртылачак. Урамда машиналар хәрәкәтен дә саклап калырга җыеналар. Менә бусы фикер алышучыларда чын-чынлап аптыраш тудырды – урам бит болай да киң түгел, шунда ике яклы хәрәкәт дәвам итсә, нинди ял зонасы була инде ул?

Фикерләшүдә катнашкан яшьләр бульварда күңел ачу чаралары, спорт инвентаре, батутлар, хәтта гамаклар һәм, иң мөһиме, – вай-фай интернет булуын тели. Ә олы як мемориалның эчтәлеген баету ягында, Чөнки бүгенге һәйкәлдәге плитәләрдә һәлак булган авылдашлар исемлеге бик кыска, аны тулылпндырасы иде бит.

Советлар Союзы Геройларына куйган композиция дә үзгәртелсен иде, чөнки аларның барельевлары бик тәбәнәк урнаштырылган. Дәрәҗәләренә карата ясыйсы иде аларны, дигән бик тә төпле фикерләр яңгырады. Әйтик, Балык Бистәсендә үз геройларының бюстларын биек пастаментларга куйганнар. Алар яныннан эчке бер дулкынлану белән үтәсең.

Фикерләр шактый әйтелде җңгәмә барышында. Проект авторы аларны исәпкә алу мөмкинлеген карарбыз дип ышандырды. Очрашуны алып барган башкарма комитет рәисе урынбасары Лия Мәрдегалләмова да аның сүзләрен җөпләде.

Бульвар озак елларга төзелә. Эш тәмамлангакч кына, эх, менә моны оныттык та, тегене искә алмадык икән диярлек  булмасын иде шул.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев