Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Базарлы Матакның Яңа урамында спорт мәйданчыгы ачылды

Бүген Базарлы Матакның Яңа урамында спорт мәйданчыгы ачылды.

Бу тантанада Татарстанның спорт министры урынбасары Айрат Әхмеров, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, шул җирдә яшәүчеләр, мәктәп укучылары, яшь баскетболчылар катнашты.

–Район үзәгендә моңарчы 4 төп спорт мәйданчыгы бар иде. Алар үсмерләрнең яраткан спорт төрләре белән шөгыльләнү, аралашу урынына әйләнде. Бүген менә тагын бер мәйданчыкны ачабыз. Авылның бу өлешендә балалар шөгыльләнерлек урын юк иде, бу җитешсезлекне дә бетердек,–диде Илнур Юсупов, шатлыклы вакыйга белән котлап.

Министр урынбасары Айрат Әхмеров болай диде:

–2013 елдан бирле Татарстанда спорт мәйданчыклары төзүгә кагылышлы программа эшләп килә. Сезнең районда аның ярдәме белән 20 мәйданчык төзелде. Балалар кечкенәдән спорт белән дуслашсын, алардан республика данын якларлык осталар үсеп чыксын иде.

Район башкарма комитетының яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илмир Миндубаев балаларга баскетбол туплары бүләк итте. Өч катлы йортта яшәүчеләр исеменнән чыгыш ясап, Гөлнара Мәрдиева республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәтен әйтте.

–Хәзер балаларыбыз өчен күңелебез тыныч булыр инде, күз алдында уйнарлар,–диде ул.

Шуннан соң спорт мәйданчыгы ишегендәге тасма киселде, үсмерләр яңа объектны “котлап”, баскетбол уенын башлап җибәрделәр. Болай булса, мәйданчык һич буш тормас, үсмерләрнең күңелен тиз арада яулар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев