Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Базарлы Матакта янгыннан соң бер тәүлек үткәч өйгә янә ут капкан

Базарлы Матакның Тукай урамында Габдрахмановлар хуҗалыгында 26 май кичендә янгын чыккан иде. Санаулы минутлар эчендә өйнең түбәсе тулысынча янып бетте.

Йорт хуҗасы Шамил Габдрахманов әйтүенә караганда, кичке сәгать 6 тирәсендә ул мунча яккан да урам ягына чыгып, капка төбендәге үләннәрне чаба башлаган. Берзаман күршесе Алия Шәйхетдинова: “Шамил, ут, ут!” дип кычкырып, кайгылы кыяфәттә янына йөгереп килә. Ялкын инде өй түбәсенә бәреп чыккан була.

Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитеп, утны “авызлыклыйлар”.

Янгынны сүндереп бер тәүлек үткәч, түбәдә калган очкын янә кабынып китә. Залның тарттырып эшләнгән түшәмнәре эреп яна. Янәдән өйнең асты өскә килә. Кабат янгын частеннан килеп, утны сүндерәләр.

Шамил Габдрахманов янгын сүндерүчеләргә бик рәхмәтле. Хәбәр иткәч минуты белән килеп җиткәннәр. Биш минут соңга калсалар да, өйне коткарып калып булмас иде, ди ул.

Шамилнең күршеләре Мөнир Хәмидуллин, Алия һәм Радик Шәйхетдиновлар, район газ хезмәте коллективы, район эчке эшләр бүлекчәсендә бергә эшләгән милиция ветераннары, “Таттелеком” район узелы хезмәткәрләре бик булышканнар.

Кызганыч, йорт иминиятләштерелмәгән булган. Бу эшне һаман кичектереп килгән идем шул, ди Шамил уфтанып.

Бүген инде уттан зыян күрүчеләргә хезмәттәшләре кичен өмә ясап булышырга җыеналар. Кыектагы янгыннан калган агачларны сүтеп алып, яңасын ясарга әзерлибез, диләр.

Шамил Габдрахманов әйтүенчә, янгыннан алар бер миллион сумлык зыян күргәннәр. Ярый үзебез сау-сәламәт, ди Шамил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев