Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Базарлы Матакта яшәүче Ибәтуллиннарны алтын туйлары белән ЗАГС бүлегенең Никахлашу залында котладылар

Базарлы Матакта яшәүче Рафаэль һәм Зөлфия Ибәтуллиннар менә 50 ел инде иңгә-иң куеп, райондашларга үрнәк булып гомер итәләр.

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Базарлы Матакта яшәүче Рафаэль һәм Зөлфия Ибәтуллиннар менә 50 ел инде иңгә-иң куеп, райондашларга үрнәк булып гомер итәләр. Аларның икесе дә Әлки ягында мәгълүм,  уңган-булдыклы кешеләр.

Рафаэль Cәмигулла улы гомерен авыл хуҗалыгына багышлады, совет чорында иң алдынгы җитәкчеләрнең берсе булды. Ә аннары озак еллар “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятендә эшләде.

Зөлфия ханымны да әлкилеләр әйбәт белә. Ул банк системасында уңышлы эшләде, акыллы, сабыр, итәгатьле буларак абруй казанды.

Ибәтуллинар бергәләп ике бала үстерделәр, башкаларга үрнәк гаилә булдылар. Һәм менә район ЗАГС бүлегенең Никахлашу залында үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов килде. Һәм, билгеле инде, әти-әниләренең сөенечен балалары да уртаклашты.

ЗАГС бүлеге белгече Рузалия Сафина, Ибәтуллиннарга багышланган тантананы башлап, аларны бәйрәмнәре белән котлады:

–Сез – ичкиткеч матур пар, икегез дә олы хөрмәткә лаек, илле ел бергә гомер кичереп, үзара хөрмәт итешү, бер-береңне санлау, бер җан булып яшәү үрнәге күрсәттегез. Районыбызның ихтирамлы парлары турындагы менә бу альбомга кул куйсагыз иде,–диде ул. Моны эшләгәч, Рафаэль ага һәм Зөлфия апа алтын балдаклар алыштылар. Алга таба тормышыгыз тагын да татлы-баллы булсын дип, аларга чәкчәк бирделәр. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов болай диде:

–Ишетеп-күреп торасыз, кызганычка каршы, бүген демография җәмгыятьнең иң кискен проблемасына әйләнде. Сезнең кебек парларның нык, тату гаилә кору, тәртипле балалар үстерү тәҗрибәсен яшьләргә дә җиткерәсе иде.

Аннары ул Рафаэль Сәмигулла улына “алтын” медаль, ә Зөлфия ханымга бүләк тапшырды.

Юбилярларны котларга дип балалары да кайткан иде. Әти-әниләренә рәхмәт белән сугарылган иң җылы теләкләрне алардан ишеттек. Бигрәк тә киленнәре Венераның: “Әти мине эшләргә һәм максатка ирешергә, әни хатын-кызларча акыллы, сабыр булырга өйрәтте,” дигән сүзләре истә калырлык булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев