Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы бәби тудыру йортында быел 12 гаиләгә “Бәби тартмасы” бүләк иткәннәр

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә быел 12 гаиләгә “Бәби тартмасы” бүләк иткәннәр.

Бәби тудыру йортыннан әниләргә бала кирәк-яраклары тутырылган тартма биреп чыгару турында Татарстан хөкүмәте карары бу ел башында көченә керде. Әлеге ярдәмне республикада даими яшәүче, җан башына айлык кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр ала.  Бүләк тартмада туганнан алып ярты яшькә җиткәнче балага кирәк булган бөтен әйбер дә бар. Болар подгузниклар, баланы төрү өчен берничә төрле җәймә, мендәр-кокон, йомшак одеял, универсаль комбинезон, итек, гигиена әйберләре һ.б. Әлеге әйберләр барысы да Татарстанда эшләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев