Бердәм дәүләт имтиханнары буенча инде нәтиҗәләр ясарга да була. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева әйтүенчә, тулаем алганда чыгарылыш укучылары БДИны узган елгыга караганда яхшырак тапшырганнар.
Коронавирус пандемиясе быел БДИга да үзгәрешләр кертте. Укучылар ике айдан артык дистанцион белем алды, дәүләт имтиханнары тапшыру вакыты кичектерелде. Чыгарылыш сынауларын вузга керергә ниятләгән укучылар гына тапшырды. Урта мәктәпләрне быел районда 56 кеше тәмамлады, 46 укучы (аларның берсе узган елгы чыгарылыштан) дәүләт сынавы бирде.
Шушы көннәрдә булган матбугат конференциясендә республика мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов быел күп кенә төгәл фәннәрдән БДИның уртача баллары узган ел белән чагыштырганда кимүен ассызыклап узды, моның имтиханнарга укытучыдан башка, ягъни дистанцион әзерләнү белән дә бәйле булу мөмкинлеген әйтте.
Безнең районда да информатика һәм профильле математикадан БДИның уртача баллары былтыргыдан түбәнрәк булган. Ә менә калган фәннәр буенча дәүләт имтиханнары күрсәткечләре үткән елгы белән чагыштырганда яхшырган. 18 очракта чыгарылыш укучылары имтиханны 80 һәм аннан да югарырак баллга тапшырган.
Кызганыч, өч укучы БДИда (химия, математика, информатика фәннәреннән) минималь чикне уза алмаган. Андыйлар имтиханны быел кабат бирә алмаячак. Дөрес, моңа карап беркем дә документсыз калмый. Аттестатлар мәктәп тәмамлаучы барлык укучыларга БДИга кадәр үк тапшырылды.
Дәүләт имтиханнарында 90 нан югары балл җыючы укучыларыбыз да бар.
Рус телен бик әйбәт тапшыручылар хакында узган саннарда язган идек инде. Җәмгыять белеменнән сынауны Базарлы Матак мәктәбе укучысы Динара Сафина 92 баллга тапшырган. Шушы ук мәктәптән Илүзә Гарипова исә химия буенча имтиханда 97 балл, ә Камил Мәхмүтов физикадан 99 балл җыйган!
БДИда бик әйбәт белемнәр күрсәткән Камил һәм Илүзә белән очрашып та сөйләштек. Алар икесе дә гел “бишле”гә генә укып, мәктәпне “Укуда аеруча уңышлар өчен” медале белән тәмамлаганнар. Камил – физика, ә Илүзә химия буенча ничә ел рәттән республика олимпиадалары призерлары булып, районыбыз данын яклап килделәр.
Хыялдагы 100 баллга нибары бер балл җитмәүнең бераз үкенечле булуын Камил яшерми. Әле бит хатасы да нинди – бер өтер дөрес куелмаган. “Нишлисең, физика – төгәл фән, анда өтер дә әһәмияткә ия”,–ди егет.

Физика буенча бирем-мәсьәләләрне чикләвек кебек ватучы егетнең җиңелләрдән булмаган бу фән белән ничек мавыгып китүен сорашабыз.
–Кечерәк сыйныфларда математиканы бик яраттым. Ул мине логикага нигезләнгән, төгәл, рациональ фән булуы белән җәлеп итте. Физика дәресләре керә башлагач, бу фәнгә бөтенләй мөкиббән булдым. Ул математикага да охшаган, шул ук вакытта тормыш күренешләренә аеруча якын,–дип сөйли Камил.
Физика белән бик мавыгып шөгыльләнә, аны тирәнтен өйрәнә, күп укый ул. “9 сыйныфта олимпиадага әзерләнгәндә инде 11 сыйныф биремнәрен чишә идем”,–ди. Төбәк олимпиадаларында җиңүләр яулавы да шундый тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык нәтиҗәсе, билгеле.
–БДИ кайберәүләр күзаллаганча куркыныч әйберме, аны ничек әйбәт тапшырырга? –дигән сорауга Камил:
–Аның әллә ни сере юк. Даими рәвештә шөгыльләнеп, тырышып укысаң, имтиханны яхшы бирергә була,–дип җавап бирде. –Мин үзем сынау алдыннан алай бетеренеп әзерләнмәдем дә. Имтиханга ял итеп, йокыны туйдырып бару да мөһим.
Камил репетиторлар ярдәменнән дә файдаланмаган. “Күбесенчә үзлегемнән өйрәндем, онлайн-курсларда шөгыльләндем. Мәктәптәге физика укытучым Айдар Абдуллинга рәхмәтлемен”,–дип уңыш серләре белән уртаклаша ул.
Камил математика (82) һәм рус телен (89) дә югары балларга тапшырган. Мондый күрсәткечләр белән аны бик күп вузлар кочак җәеп каршылар иде, билгеле. Егет үзе Казандагы югары уку йортларының берсенә керергә ниятләвен, төзелеш һәм программалаштыру юнәлешләренә өстенлек бирүен әйтте.
Иң катлаулы дип саналган фәннәрнең берсе – химияне бик югары баллга тапшырган Илүзә Гарипова исә болай сөйли:

Нет комментариев