Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Бөек Ватан сугышы инвалиды 95 яшьлек Хазим ага Фәхретдинов “Илдә тынычлык булсын, балалар!” дип тавыш бирде

Югары Әлки авылында яшәүче Хазим ага Фәхретдинов – 19 яшендә Бөек Ватан сугышына алынган, Суслонгер лагере михнәтләрен күргән, 1943 елда Украина фронтында барган бәрелешләрдә каты яраланып, бер аягын югалткан фронтовик.

Тыныч тормышта да ул “мин сугыш инвалиды” дип тик утырмаган, сәламәт кешеләрдән уздырып колхозда эшләгән, терлекчелек фермасы бригадиры булган. Хазим ага 10 бала атасы да.

95 яшьлек сугыш ветеранының әле дә хәтере әйбәт, зиһене ачык. Ул биш вакыт намазын калдырмый, Коръәнне кулыннан төшерми.

Бабай өйдә утырырга яратмый, кешеләр белән аралашуны хуп күрә. Быел авыл көнендә бертуган эшмәкәр Шәйхетдиновлар аңа үзйөрешле аккумуляторлы коляска бүләк иткәннәр иде. Хазим ага шуның белән теләгән җиренә бара, бөтен авылны әйләнә. Сайлауга да коляскасында барырга исәбе бар иде, әмма участок сайлау комиссиясе әгъзалары, өлкән яшьтәге ветеранга ихтирам күрсәтеп, аны өенә килеп сайлаттылар.

–Сайлауларны без гомергә бәйрәм кебек көтеп алдык,–дип хатирәләре белән уртаклашты ветеран. –Бөек Ватан сугышы елларында бит сайлаулар булмады. Сугыш беткәч 1946 елгы сайлау бик истә калган (1946 елның февралендә СССР Верховный Советына сайлау була. Авт.). Мин үзем дә берничә мәртәбә авыл советы депутаты булып сайландым.

Хазим ага Фәхретдинов бюллетеньнәрне бик җентекләп укып тутырды.

–Ил башлыкларына Ходай сәламәтлек, зирәклек бирсен. Сугышлар була күрмәсен. Иң кадерлесе – тынычлык,–ди сугыш инвалиды.

“Киләсе сайлауларны да күрергә язсын”,–дип озатып калды ул күчмә урна белән килгән сайлау комиссиясе әгъзасы Фәния Минһаҗеваны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев