Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Бөек Ватан сугышында катнашкан якташыбыз Лев Яковлевич Миндрюковны югалттык

5 ноябрьдә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташыбыз Лев Яковлевич Миндрюковның йөрәге тибүдән туктады.

  Ул 1926 елның 14 июнендә Әлки районының Александровка бистәсендә туган. Әнисе, биш баласын ятим итеп, бик иртә үлеп киткән. Әтисе башка хатынга өйләнгән, анысының инде үз балалары да булган. Бәхетсезлеккә каршы, озак та үтми, әтисе дә вафат булган.  Лев Яковлевич еш кына үзен рус анасы үстергән чуаш баласы дип атый иде. Үги ана балаларны приютка тапшырмаган, барысын да аякка бастыра, белемле итә алган. Бераз үсүгә, Лев урман заводына эшкә киткән, анда смена саен 600 грамм икмәк бирә булганнар.
1943 елда Лев Миндрюковны армиягә алалар. Совет солдаты, фашист илбасарларына каршы көрәшче дигән югары исемне ул намус белән йөртеп, башта 156 нчы укчы полкта укчы, аннары 180 нче миномет полкында телефонист булып хезмәт итә. 
“1945 елның 9 августында без, СССР чиген үтеп,  Харбинга юнәлдек. Япон гаскәрләре безнең һөҗүмгә каршы тора алмыйча бик тиз бирелделәр. 3 сентябрьдә безне Төньяк Кореяга озаттылар, япон казармаларына урнаштырдылар. Без шушы төбәктә тотрыклылыкны сакладык”,–дип искә төшерә иде ветеран. 
Лев Яковлевич II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Японияне җиңгән өчен”, “Кореяны азат иткән өчен”, “Совет Армиясенә һәм Флотына 30 ел” дигән медальләр белән бүләкләнгән. 
Армиядән Лев Миндрюков 1950 елның                                         5 апрелендә генә демобилизацияләнә. Туган ягына әйләнеп кайткач, башта Иске Тумба мәдәният йорты директоры, соңрак Тельман урман комбинатының комсомол оешмасы секретаре булып эшли, район үзәге Юхмачыда урнашкан чакта авыл советларына сайлаулар үткәрүдә ярдәм итә. Базарлы Матакка күченгәч, партиянең район комитетында эшли. Районда социаль объектлар төзүдә катнаша. 
Кем генә булып эшләргә туры килми аңа! Авыл хуҗалыгы идарәсендә кадрлар буенча инженер, “Дружба” колхозының партия комитеты секретаре, кино челтәре җитәкчесе... Ул 16 елдан артык район почта начальнигы булып тора, почтаның бинасын төзүдә катнаша. Ул елларда районга бик күп почта килә торган булган. кешеләр бер-берсе белән хат алышкан, посылка, бандерольләр җибәрешкән. Ул чорда почта районның барлык сәүдә нокталарыннан акча инкассацияләү белән дә шөгыльләнгән. 
Лев Яковлевич 34 ел буе район аучылар һәм балыкчылар җәмгыятенең казначее булып торган. 
Тормыш иптәше Надежда Сергеевна белән бергәләп 70 ел тирәсе гомер итәләр, ике кызлары Ольга белән Татьянаны үстерәләр. 
Гомеренең соңгы көннәренә чаклы диярлек Лев Миндрюков актив җәмәгать эшчәнлеге алып барды. Ул мәктәпләрдә сугыш турындагы истәлекләре белән чыгыш ясады, район үзәгендәге бер генә митинг та аның катнашыннан башка үтмәде. 
Без Бөек Ватан сугышында туган илебезне яклап көрәшкән ветераннарыбыз батырлыгын мәңге истә тотачакбыз. Әмма алар арабыздан китеп торалар, алар белән бергә тормышыбыздан сугыш чоры буыны вәкилләренә хас батырлык, яшәешне ярату, ихтыяр көче дә китә. Ә бит без шулар үрнәгендә яшәргә өйрәндек һәм өйрәнәбез.
Лев Яковлевич Миндрюков турындагы якты истәлекләр йөрәкләребездә мәңге сакланыр.
А.Ф.Никошин, И.В.Юсупов, Р.Ә.Билалов, С.Н.Балакирев, И.З. Шәфиев, В.П.Лаврентьев, Р.Ә.Хәлиуллин, Ф.Ф.Фәттахов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев