Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: бер кешеле авыл гөрләп-безелдәп тора

Районыбызның Зур Алан авылында бүген бердәнбер кеше яшәп ята.

Зур Алан – Чиябаш җирлегендәге авыл. Мулланур Вахитов бистәсеннән өч чакрым ераклыктагы әлеге торак пункт берничә дистә ел элек бөтенләй бушап калган иде. Кешесе булмагач, аны барлык коммуникацияләрдән өзәргә җыеналар. Биредә туып-үскән Григорий Федосеев, бу турыда ишеткәч, шәһәрдән туган авылына күчеп кайтырга була. Чиябаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин моңа бик шат. Шулай булмыйча, табигатьнең матур бер почмагында урнашкан бу авылның хәзер, бердәнбер булса да, хуҗасы бар. Җәен Григорий янына балалары, туганнары кайта, ә авыл хәзер гөрләп, дөресрәге, безелдәп тора. Яңа хуҗа монда умарталык булдырган. Умарта ояларының саны 50гә җиткән. Балның хуш исен исә сүз белән аңлатырлык түгел – ул бит цивилизациядән читтә, экологик чиста басу-болыннардан җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев