Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: "бердәмроссиялеләр" депутатлар фракциясе гаиләләр, балаларның иминлеге турында кайгырталар

Гаилә җәмгыятьнең нигезе дигән гыйбарә беркемдә дә шик тудырмыйдыр. Чынлап та шулай бит: имин, нык, тату гаиләдә генә сау-сәламәт, тәрбияле балалар, ягъни илнең киләчәге үсә. Шуңа күрә гаилә турында кайгырту һәр дәүләтнең төп бурычларының берсе.

2006 елда “Бердәм Россия” партиясе башлангычы белән бездә “Нык гаилә” дигән проект эшли башлаган иде . Аннан соң узган чорда Россия гаиләләрен саклау, ныгыту һәм яклау буенча зур эш башкарылды. Партия әгъзалары тәкъдимнәре ил башлыгы һәм хокумәте указ-карарлары белән ныгытылды.
Проектның төп бурычы – гаилә институтын, гаилә кыйм-мәтләрен алга куеп, җәмгыятьтә аларга карата тотрыклы уңай мөнәсәбәт белдерү, гаиләне һәркем өчен беренче урында тиешлеген төшендерү.
Проект буенча без-нең районда да зур эш алып барыла. Район советында “Бердәм Россия” партиясе әгъ-залары  фракциясе “Нык гаилә” проект үтәлешен контрольдә тота. Мәсәлән, депутат Ирина Мамбетова гаиләләрдәге проблемаларга хатын-кыз күзлегеннән карап (юкка гына ул “Мәр-хәмәт”иҗтимагый оешмасын җитәкләми бит), мөмкин булганнарын урында хәл итәләр, ә иң катлауларын Татарстан Президенты хөкеменә кадәр җиткерәләр икән.
“Нык гаилә” партия проектының өс-тенлекле юнәлеше нәни гражданнарның балачагы имин булсын өчен шартлар тудыру. “Бердәм Россия” ярдәме белән районда яңа спорт мәйданчыклары  төзелә, авылларның иң матур җирендә уен комплекслары барлыкка килә. Партия инициативасы белән тормышыбызга кереп киткән “Мәктәпкә жыенырга ярдәм ит” акциясе – күп балалы , аз керемле гаиләләргә балаларына мәктәп букчалары алганда сизелерлек ярдәм ул.
Кызганычка каршы, һәр гаиләнең дә тормышы имин генә, болытсыз гына булмый шул. Бу дөньяда ятимлек дигән хәсрәт тә бар шул. Ятим балаларны гаиләле итү, аларга яңа әти-әни табу да “Нык гаилә” проектының бер өлеше ул. “Бердәм Россия әгүзасы, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Светлана Углева болай ди:
-    Безнең районда 25 гаиләдә тәрбиягә алынган 28 бала, туганнары кайгыртуына бирелгән 38 бала һәм тәрбиягә алынган 108 бала бар. Һәркайсысының язмышы турында кайгыртабыз, яңа гаиләләрдә ничек яшәүләрен күзәтеп торабыз. Быел ике баланы гаиләләргә урнаштырдык. Шунысы сөендерә: ел башыннан бирле гаиләләрдән бер баланы да алмадык! Минем фикерем шундый: балалар йортлары ничек кенә әйбәт булмасын, һәр сабыйның әнисе, гаиләсе булырга тиеш. Менә шул максаттан чыгып эшлибез дә.
“Нык гаилә” проекты күпкырлы, ул үз эшен дәвам итә. Бу уңайдан Россия Президентының яшҗ гаиләләргә, балалы гаиләләргә ярдәм турындагы соңгы карарларын да искә төшерергә була. Болар барысы да илдә гаилә институтын ныгыту максатыннан чыгып эшләнә. Чөнки илнең киләчәгенә нигез бүген салына бит.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев