Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: беренче коймак – төерле

Быелдан “Әлки хәбәрләре” район газетасы 20 битле булып атнага бер тапкыр гына чыга башлады.

Газетаның тәүге саны узган атнаның җомгасында (15 гыйнварда) дөнья күрде. Әмма берничә авылга район газетасы барып җитмәде. “Идел-Пресс” типографиясендә басылып почта хезмәткәрләренә тапшырылган “Әлки хәбәрләре” һәм «Алькеевские вести» газеталарының 570 данәсе юкка чыккан. Редакция кат-кат “Татарстан почтасы”на мөрәҗәгать итсә дә, югалган саннарны таба алмадылар.

Без газетаның беренче санын өстәмә бастыруны сорап “Татмедиа” җәмгыятенә хат юлладык. Һәм менә бүген газетаның җитмәгән саннары өстәмә рәвештә басылып районга кайтарылды. “Әлки хәбәрләре” һәм «Алькеевские вести» газеталарын алып җиткермәгән әбүнәчеләребез 22 гыйнвар – җомга көнне берьюлы ике газета – беренче һәм икенче саннарны алырлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев