Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: беренче укылышта бюджет проекты кабул ителде

19 ноябрьдә Әлки муниципаль район советының унынчы утырышы булды.

 

Көн тәртибенә кертелгән беренче мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады.  Аның доклады 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты турында иде. Чыгышны тыңлагач, депутатлар тиешле карар кабул иттеләр. Утырышта беренче укылышта кабул ителгән бюджет проектын халык тыңлавына чыгарырга булдылар. Депутатлар карары белән бюджет проектын әлкилеләр белән бергәләп тыңлау 2021 елның 29 ноябренә билгеләнде.

Утырышта депутатлар РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе миграция пункты начальнигы Ләйсән Миндубаеваның мәгълүматын тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев