Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Бибай Чаллыда ферма ачылу авыл халкы өчен зур шатлык булды

Гомер-гомергә алдынгы терлекчеләре белән дан тоткан Бибай Чаллысында шактый вакыт терлекчелек фермасы ябылып торды. Авыл бу хәлне авыр кичерде. “Кызыл Шәрык-Агро” инвесторы Айрат Хәйруллинның теге-бу йомышы белән (әйтик, клуб ачылу тантанасына, сайлаучылар белән очрашуга) килүе була, бибайлылар аңа ябырыла: “Ферманы кайчан ачасыз инде?” Дума депутаты әле 1 майга ышандыра бу вакыйганы, әле Яңа елга… Бибай халкы ышана, түзем генә көтә…

Ниһаять, чынлап та 2018 ел керер алдыннан ферма кабат капкаларын киереп ачып, терлекләр кабул итте. Савым сыерларын чит илләрдән кайтармадылар, билгеле, райондагы терлекчелек комплексларыннан өлеш чыгардылар.

–Әй, белсәң иде, ничек сөендек фермабызның эшли башлавына! Ундүртенче декабрь иде ул. Әлфинур белән икәү терлекләрне кабул итеп алдык. Беренче саву төштән соң гына тәмамланды. Аз гына ял иттек тә, тагын сыерлар янына ашыктык. Бик сагынган идек бит хезмәтебезне,–диде гомере буе шунда эшләгән савымчы Фирая Гыйльметдинова ул көннәр турында. Аның шатлыгы ясалма түгел, йөзенә чыккан. Үзе әйтүенчә, ферма ремонтка ябылган вакытта да дусты Әлфинур белән гел шунда булганнар – стеналарны агартканнар, кирәген буяган-чистартканнар.

Дөресен генә әйткәндә, Бибай фермасына мул сөтле сыерлар китереп бастырмаганнар шул, араларында инде тиешле сөтен биргән картлары да, шактый өлкәннәре дә булган. Әмма савымчылар, терлекчеләр аларны карап-тәрбияләп, кем әйтмешли, рәткә керткәннәр. Хәзер биредә барлыгы 252 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 95е – савым сыерлары, 157 се – сөт бирмәүче сыерлар.  Соңгылары бозаулату өчен тотыла. Ферма көтүен яңартырга кирәк бит. Менә 47 баш таналары бар икән, аларны бик карап, иркәләп диярлек үстерәләр. Киләчәккә өмет бит.

Ферма белән Айнур Вәлиәхмәтов җитәкчелек итә. Ул бирегә Иске Чаллы комплексында 8 ел эшләп, тәҗрибә туплап килгән. Дөрес, авыл кешесендә ул тәҗрибә дигәне балачактан ук җыела инде анысы. Айнурның үз йорты да терлек белән тулы, савым сыеры гына 8 баш. Дәүләт ярдәмен кушып терлек абзары төзеп куйган. Боларны Бибай фермасыз торганда эшләгән ул. Хәзер инде башаяк мөдир хезмәтендә.

–Коллектив зур түгел, билгеле. Савымчыларыбыз дүртәү: Әлфинур Гыйниятуллина, Фирая Гыйльметдинова, Гөлчәчәк Җиһаншина, Света Вәлиәхмәтова. Алар бер-берсен алыштырып, ике көн эшли, бер көн ял итә. Терлекчеләр Гыйниятуллин Илдус, Насыйбуллин Фәнис, Сафиуллин Рәфис өстендә терлекләрне карау, ашату эшләре. Мәрдиев Марат терлекләрне төнлә карый. Тракторчыбыз Гыйниятуллин Фәнүс азык белән тәэмин итә. Сыерларга печән, салам, фураж, силос, сенаж кушып әзерләнгән моноазык бирәбез. Гыйльметдинов Ришат – оператор, ул сөт үткәргечләрнең әйбәт эшләве, савылган сөтне озату өчен җаваплы. Менә шулай бергәләп, үзебезчә тырышып эшлибез дә, көн аралаш 1,3 тонна сөт озатабыз,–диде Айнур, әле генә килеп туктаган машинага сөт тутырган арада.

Элек ферманың үз ветеринары булган. Әмма ул, Габделәхәт ага Хәйруллин, күптән пенсия яшендә булганлыктан, эштән туктаган. Әмма авыр хәл килеп туса, сүз тыңлый, булыша икән әле.

–Бигрәк авыр инде хезмәтегез,–дигән идем, савымчылар каршы төште. Бигрәк тә Фирая.

–Без күнеккән инде, эш булганга шатланып торабыз. Хезмәт хаклары әйбәт, вакытында алабыз. Җитәкчебез яхшы кеше, нәрсә сорасак шуны булдыра. Әле  Айрат Хәйруллин да булып киткән иде, ул да ферма ачылуга шатланган. Безгә рәхмәт әйтте, аена 20 көннән артык эшләмәгез, авыр булмасын, дип әйтеп калдырды,–диде ул.

Менә шундый зур булмаган, әмма дус, бердәм коллектив эшли Бибай Чаллысы фермасында. Әлегә күрсәткечләре белән мактана алмыйлар, әмма тырышлыкларының уңыш китерәсенә ышаналар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев