Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Бибай Чаллысы авылында “Бәрәңге илендә кунакта” дигән бәйрәм үткәргәннәр.

Бибай Чаллысы авылы клубында “Бәрәңге илендә кунакта” дигән бәйрәм үткәргәннәр.

“Табыннарыбыз күрке булган “икенче икмәк”кә багышланган мондый бәйрәмне көзләрен ел да уздырабыз. Быел ул бигрәк тә урынлы – бәрәңге бит һәр хуҗалыкта күкрәп уңды”,–ди клуб мөдире Рәзинә Гыйниятуллина.  Авылның уңган хуҗабикәләре бәйрәмгә бәрәңгедән әзерләнгән бик күп ризыклар алып килгәннәр. Кыстыбый, ит-бәрәңге бәлеше, бәрәңге пәрәмәче, салатлар, төелгән, мичкә тәгәрәткән, кыздырылган, эченә яшелчәләр тутырылган бәрәңге – зал түрендәге өстәлдә һәркайсы үз урынын алган. Бәрәңгене тизрәк әрчү һәм турау, идәнгә чәчелгән бүлбеләрне күз бәйләгән килеш чүпләү бәйгеләрендә катнашучылар да күп булган. Авыл халкы берсен-берсе уздырып бәрәңге турындагы викторина сорауларына җавап биргәннәр, җырлар, шигырьләр башкарганнар. Бәйрәм бик күңелле узган, бибайлылар аннан: “Киләсе елларда да икенче икмәгебез мул уңсын!” дигән теләк белән таралганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев