Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы әбүнәчеләре Илдар Шәрапов һәм Гөлфия Зәйнуллина “Татмедиа” АҖнең “Языл һәм телевизор от!” бәйгесендә катнашып бүләк оттылар

Быелның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу нәтиҗәләре буенча “Татмедиа” АҖ оештырган “Языл һәм телевизор от!” акциясендә катнашкан ике әбүнәчебезгә бәхет елмайды. Базарлы Матакта яшәүче Илдар Шәрапов цифрлы Nikon фотоаппараты отты. Ә Иске Алпар авылыннан Гөлфия Зәйнуллина иң зур суммага квитанцияләр юллаучы әбүнәче буларак кызыксындыру призына ия булды.

–Җәмәгатем Надиянең квитанцияләр күчермәләрен Казанга бәйгегә юллавын белми дә калган идем. Шуңа бүләк оту минем өчен көтелмәгән сюрприз булды. Бу вакыйганың туган көнемә туры килүе аңа тагын да  күңеллелек өсти. (приятно). Фотоаппаратны мин бик әйбәт бүләк дип саныйм. Тормышның төрле мизгелләрен, якыннарың белән үткәргән кадерле вакытларны мәңгеләштереп (запечатлеть), истәлек итеп сакларга мөмкинлек бирә бит ул,–диде Илдар Шәрапов, “Татмедиа” бүләген (приз) алганда.

Илдар гомергә районда элемтә тармагында эшләде, озак еллар электр элемтәсе узелы белән җитәкчелек итте. Укырга да бик ярата икән.

–Үземне белгәннән бирле өебездә газета-журналлар булды. Җиде бала үстергән әти-әниебез беркайчан аннан акча җәлләмәделәр, матбугат басмаларына  язылып килделәр. Ул чакта “Коммунизм юлы” дип аталган   район газетасын да гел алдырдык. Әти-әни почтальонны көтеп алалар, көндәлек эшләрен тәмамлагач газета укырга утыралар иде. Бу гадәт безгә дә күчкән, мин үзем газеталарсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Алардагы һәр язманы укып чыгам. Матбугат аша ил-көн яңалыклары белән танышып кына калмыйсың, күпме файдалы мәгълүмат аласың, гыйбрәтләнәсең, нәтиҗәләр ясыйсың,–дип сөйли Илдар Игълам улы.

Шәраповлар “Әлки хәбәрләре”, “Ватаным Татарстан” газеталары, “Идел”, “Сөембикә” журналлары алдыралар икән.  Казаннан кайткан туганнарыбыз да район газетасын сорап алып укыйлар, диләр.

–Бүләк алу рәхәт инде, әмма типография буявы исе дә бетеп җитмәгән яңа газеталарның өеңә килеп торуы үзе бүләк ул. Киләсе яртыеллыкка да газета-журналларга һичшиксез язылачакбыз,–дип ышандырды Илдар Шәрапов.    

Гөлфия Зәйнуллина да газета-журналларга мөкиббән икән. Әйтик, бу яртыеллыкка алар 3 мең сумга якын бәягә матбугат басмаларына язылганнар. “Әлки хәбәрләре”, “Ватаным Татарстан”, “Көмеш кыңгырау”, “Шәһри Казан” газеталары, “Татарстан”, “Сәхнә” журналлары – һәркайсын яратып укыйлар.

Гөлфия ханымның хезмәте дә газета-журналлар белән бәйле. Ул авылда почтальон булып эшли.

–Авылдашларны да үгетләп-кыстап яздырам матбугатка. Газета укымаган кеше дөнья хәлләреннән хәбәрдар булмый, рухи азыктан коры кала, дип саныйм. Кыш көне укырга бигрәк тә вакыт күп. Хәер, җәен эш тыгыз чакта да ял сәгатьләрендә кулга газета алырга җай табып була,–ди ул.

Механизатор булып эшләүче ире Тәбрис тә укырга ярата икән. Ә Казанда белем алучы кызлары Алинә белән Гөлинә ялларга кайтканда газеталарны укырга дип алып китәләр, ди.

Гөлфия ханым да “Татмедиа” бүләге өчен бик рәхмәтле булуын әйтте. Алга таба да мондый бәйгеләрдә катнашырга теләге булуын да белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев